Күгәрчен — Башкортстанның Күгәрчен районында урнашкан 300 йортлы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 787 кешенең яшәве мәгълүм. Бу авыл үз исемен бөтен районга биргән. Тарихи белешмә Билгеле булганча, 1917 елга кадәр Күгәрчен авыллары (алар икәү - икенчесе күрше Зиянчура районында) башкорт катламына язылганнар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 2нче Кара-Кыпчак волостендагы Җидебүләк (Күгәрчен) авылы халкы — ХIХ башында күченгән Казан татарлары.http://ufagen.ru/node/5553 Районы формирования института служилых татар. Уфимский уезд Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 917 866 787 Татарлар рәсми рәвештә халыкның 90%ын тәшкил итәләр. Мәгариф Күгәрчен мәктәбендә 150гә якын бала укый. Аларга 28 укытучы белем бирә. Күгәрчен мәктәбенә күрше авыллардан да балалар йөреп укый. Мәктәпнең үз автобусы бар. Районда бердәнбер татар теле укытыла торган мәктәп. Мәктәпкә күрше авыллардар укучылар байтак. Балалар шулай ук башкорт телен «икенче туган тел» буларак укырга мәҗбүр.Күгәрчен мәктәбенең еллык хисабы Биредә үрнәкле укыту алымнары белән һәм дәреслекләр авторы буларак танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтулла Ваһапов эшли. Мәктәпнең директоры — Яһүдин Наил.http://ktrb.ru/print/tub18-6851.html Танылган кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1934-10-25 Oktyabr Valitov Башкорт дәүләт университеты галим 1964-12-08 Мансур Миңлебай улы Рәфиков Казан югары хәрби башлыклар уку йорты офицер

Мәҗит Рәфыйков — татар язучысы Мансур Рәфыйков — Россия каһарманы (1996) Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы. Күгәрчен авылы тарихы "Генеалогия һәм Архивлар" порталында»

Төркем:Башкортстан авыллары