Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó), кыскача КХҖ яки Кытай – халык саны буенча дөньяда икенче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Россия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында. 1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Россия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.

Җәгърафи мәгълүмат Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.Бөек дәүләт, мәңгелек халык

Тарих

Борынгы тарих Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.

Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722—481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз король, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.

Империяле Чин Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.

Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында () да чагылыш тапты.

Һән империясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317—420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.

420—581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (960—1279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.

Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.

13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.

16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен алынган.

17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 1628—1645 еллардагы крестьяннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте. 

Яңа тарих 1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.

1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.

Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерәNo Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9.

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

Сәясәт

Административ бүленеш Кытай 22 провинциягә бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район, үзәккә буйсынучы 4 шәһәр һәм 2 махсус административ район бар.

Провинцияләр (22/23)

харита сурәте Исем рәсми исем башкала мәйдан кулланылган тел Liaoning zh-hans:辽宁省ru:провинция Ляонин Шеньяң 145900 км² көньяк маңгул телеМаньчжур теле Чиңхәй zh-cn:青海省 Xining 696700 км² Вутун телеKangjiaAmdo Tibetanкхам тибет телеказакъ телеBonanКөнчыгыш югур телеЦат телеСалар телеMonguor Гәнсу zh-cn:甘肃省ug:گەنسۇ ئۆلكىسىru:провинция Ганьсу Lanzhou 454000 км² BaimaChoniкөньяк маңгул телеJinAmdo Tibetanказакъ телеуйгыр телеDongxiangBonanКөнчыгыш югур телеСары уйгыр телеСалар телеMonguor Хенань zh-cn:河南省 Zhengzhou 167000 км² Jin Сычуань zh:四川省 Чыңду 485000 км² BaimaGyalrongстандарт кытай теле (путуңхуа)ChoyoA-HmaoMuyaNaluoChoniGuiqiongLavrungAluoErsuХмонг телеBouyeiLisuAmdo TibetanNorthern QiangSouthern Qiangкхам тибет телеHorpaNamuyiLipoМандарин кытай телеTai NüaZhabaShixingхакка телеNuosuNorthern PumiHmong NjuaNaruaStodseWuding-Luquan Yi Хейлуңҗаң zh-cn:黑龙江省 Харбин 454800 км² Oroqenкөньяк маңгул телеДаур телеЭвенк телеМаньчжур теле Guangdong zh:广东省 Гуаңҗу 179800 км² кантон телеBiaoIu MienSheюе телеDzao MinEastern Hongshuihe Zhuangкөньяк мин телехакка теле Jiangsu zh-cn:江苏省zh:江苏省 Нәнҗиң 98285 км² стандарт кытай теле (путуңхуа)Мандарин кытай телеву теле Чжэцзян провинциясе zh-cn:浙江省 Хаңҗу 101800 км² Huizhou Chineseкөнчыгыш мин телеNorthern Minкөньяк мин телеву теле Hebei zh-cn:河北省 Shijiazhuang 187240 км² көньяк маңгул телеJinМаньчжур теле Anhui zh-cn:安徽省 Hefei 139000 км² Huizhou Chineseган телеву теле Фуҗиян zh-cn:福建省 Fuzhou 121400 км² Min ZhongPu-Xian Minкөнчыгыш мин телеNorthern Minкөньяк мин телехакка телеган телеву теле Хәйнән zh-cn:海南省 Haikou 33920 км² кантон телеЛи телеCunюе телеБе телеJiamaoAmdo Tibetanкөньяк мин телехакка телеЦат телеDanzhou dialectJunjiahuaMienic Yunnan zh-cn:云南省 Kunming 394100 км² Buyuan JinuoYoule JinuoSouthern BaiCentral BaiKaduoUKatsoстандарт кытай теле (путуңхуа)MangSaniQabiaoA-HmaoWaIu MienMudaMichaAxiAzhaMojiAzheTai YaMuziPa-HngBlangBumangNaluoZokhuoDai ZhuangPahaBitSangkongPhuphaEnuZauzouPholoPholaAche YiSamataoSameiGepoBuganAwu YiHlersuSuiSanieHuTai HongjinSonagaTai DónMan MetTholoThophoKhlulaAluoKathuAkeuKon KeuKua-nsiKuanKuamasiХмонг телеBolyuLashiLang'eLawuLamuLama BaiBouyeiPa DiLolopoNusuLisuдулун телеLimiтай-дам телеLachiBu-NaoMiliАчанг телеLavuAkhaкхам тибет телеZaiwaLaomianHoniPiyoPelaлаху телеLipoHaniМандарин кытай телеTai Nüaтаи лү телекхму телеДзингхпо телеNuosuAwaLangnian BuyangNorthern PumiHmong NjuaHmong DawSouthern PumiParaukRed GelaoYerongWhite GelaoAluguPanyi BaiSouthern LolopoLopiWusa NasuXishanba LaloNisiDongshanba LaloEastern LaluWestern LaluRumai PalaungE'ma BuyangAyiziNaruaNorthern NisuWumeng NasuLahu ShiHmong ShuaWuding-Luquan YiEastern NisuChesuKemiehuaAlo PholaPhalaAni PhowaNorthwestern NisuPhupaPhuzaQila MujiNorthern MujiSouthern MujiSouthern NisuSouthwestern NisuBokhaLabo PhowaHorned MiaoHlepho PhowaPhuma Shandong zh-cn:山东省 Jinan 156700 км² Jilin zh-cn:吉林省zh:吉林省 Changchun 187400 км² көньяк маңгул телеМаньчжур теле Hunan zh-cn:湖南省 Changsha 211836 км² кантон телеWaxiang Chineseстандарт кытай теле (путуңхуа)Iu Mienюе телеBiao MinCao MiaoDzao MinHm NaiBu-NaoKamМандарин кытай телеXiang Chineseхакка телеган телеWestern Xiangxi MiaoSouthern TujiaNorthern TujiaNorthern DongGuibei ZhuangEastern Xiangxi MiaoEastern Qiandong MiaoPutonghua Hubei zh-cn:湖北省zh:湖北省 Үһән 185900 км² стандарт кытай теле (путуңхуа)Мандарин кытай телеXiang Chineseган телеWestern Xiangxi MiaoNorthern TujiaEastern Xiangxi Miao Shanxi zh-cn:山西省 Taiyuan 156000 км² Jin Guizhou zh-cn:贵州省zh:贵州省 Guiyang 176167 км² Southern Guiyang HmongCentral BaiNorthern Qiandong MiaoKim Munстандарт кытай теле (путуңхуа)A-HmaoIu MienThenAi-ChamCao MiaoGejiaSuiMaonanSmall Flowery MiaoMakХмонг телеBolyuBouyeiLuopohe MiaoBu-NaoKamМандарин кытай телеXiang ChineseHmong NjuaHmong DawWestern Xiangxi MiaoWhite GelaoMulaoWusa NasuNorthern TujiaCentral Mashan HmongSouthern Qiandong MiaoNorthern Mashan HmongSouthern Mashan HmongCentral Huishui HmongEastern Huishui HmongSouthwestern Huishui HmongWestern Mashan HmongNorthern Guiyang HmongA'ouQauNorthern DongGuibei ZhuangWumeng NasuHmong ShuaSouthwestern Guiyang HmongEastern Xiangxi MiaoNorthern Huishui HmongEastern Qiandong MiaoHorned Miao Шэньси провинциясе zh-cn:陕西省 Сиань 205800 км² Jin Jiangxi zh:江西省 Nanchang 166900 км² стандарт кытай теле (путуңхуа)Iu MienHuizhou ChineseNorthern MinМандарин кытай телекөньяк мин телехакка телеган телеву теле Taiwan zh-cn:台湾省 35581 км² 興泉省

Автоном районнар (5)