Сембер губернасы (, , эрзәчә Симбирь губерня) — Россия империясенең һәм РСФСР административ берәмлеге.

Элекке Сембер губернасы территориясендә хәзер Татарстанның, Чуашиянең, Мордовиянең һәм Сембер өлкәсенең өлешләре урнашалар.

География

Чиктәшлек Як Губерна Төньяк Казан губернасы Төньяк-көнбатыш Түбән Новгород губернасы Көньяк-көнбатыш Пенза губернасы Көньяк Сарытау губернасы Көньяк Самар губернасы

1926 елда губернаның мәйданы 34 071 км² булган.

Тарих Гарәп язма чыганаклары буенча, X гасырда булачак губернаның көньягында бортаслар торган; хәзерге Сембердән көньякка таба мордвалалар торган. XIII гасырда бу якларда татарлар килеп чыга. XIV гасырда Алтын Урданың һәм Россиянең чиге Сыры елгасы буенча узган.

1648 елда Сембер шәһәре нигезләнә; Сембердән көньяккта таба оборона линиясе корыла. 1683 елда Сызран шәһәре нигезләнә.

1708 елда булачак губернаның территориясе Казан губернасы составына кертелгән. 1780 елда Сембер барлыкка килә, 1796 елда ул Сембер губернасына әйләнә.

1924 елда Сембер Ульянов-Ленин хөрмәтенә Ульяновск дип аталган, ә губерна Ульяновск губернасы дип атала башлаган. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенең Ульяновск округына кертелә.

Административ бүленеш left|150px 1796 елда наместниклыгын губернияга үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, Котяково, Тагай һәм Кынады өязләре юкка чыгарылалар һәм губерна 10 (Алатыр, Ардатау, Буа, Карсун, Кормыш, Самара, Сөнгәләй, Ставрополь, Сызран һәм Сембер) өяздән тора башлый.

1797 елда Пенза губернасы юкка чыгарыла, һәм Сембер губернасы составына аның Инсар, Саранск һәм Шешкеево өязләре кертелә (1801 елда кире кайтардылар).

1798 елда Ардатау, Сөнгәләй һәм Шешкеево өязләре юкка чыгарылалар (баштагы икесе 1802 елда торгызылалар). 1850 елда Ставрополь һәм Самара өязләре Самар губернасына күчәләр.

1850—1920 елларда административ бүленеш: № Өяз Үзәге Мәйдан, чакрым² Халык саны (1897), кеше 1 Алатыр өязе Алатыр (12 209 кеше)4 832,1158 188 2 Ардатау өязе Ардатау (4 855 кеше)3 972,7189 226 3 Буа өязе Буа (4 213 кеше)4 758,4182 056 4 Карсун өязе Карсун (3 805 кеше)6 678,4217 087 5 Кормыш өязе Кормыш (3 166 кеше)3 786,6161 647 6 Сөнгәләй өязе Сөнгәләй (5 734 кеше)5 408,3151 726 7 Сембер өязе Сембер (41 684 кеше)6 038,9225 873 8 Сызран өязе Сызран (32 383 кеше)8 015,6242 045

Халык

Сембер губернасы: Тел Кешеләр саны % рус 1 038 493 67,97 мордва 188 980 12,37 чуаш 159 766 10,46 татар 133 977 8,77 беларус 1 455 0,10 украин 1 271 0,08 эстон 837 0,05 поляк 757 0,05 алман 593 0,04 латыш 548 0,04 яһүд 445 0,03 чех 211 0,01 башка телләр 515 0,03 Өязләрдә тел буенча состав: Уезд рус теле мордва теле чуаш теле татар теле Алатыр өязе 73,0 % 26,7 % ... ... Ардатау өязе 59,6 % 39,4 % ... ... Буа өязе 17,3 % 3,8 % 44,3 % 34,6 % Карсун өязе 85,3 % 8,3 % 2,3 % 3,9 % Кормыш өязе 52,5 % 6,4 % 25,9 % 15,0 % Сөнгәләй өязе 78,9 % 10,7 % 4,6 % 4,5 % Сембер өязе 77,1 % 4,9 % 7,4 % 9,8 % Сызран өязе 88,7 % 4,1 % 3,4 % 3,1 %

Губернаның җитәкчелеге

Наместниклыгының хакимнәре Исем Пётр Баратаев 1780—1789 Александр Карпов 1790—31.07.1797

Губернаторлар Исем Александр Толстой 18.08.1797—22.05.1799 Борис Кромин 18.07.1799—20.09.1799 Василий Сушков 1799—1803 Сергей Хованский 1803—1808 Алексей Долгоруков 14.03.1808—17.05.1815 Николай Дубенский 17.05.1815—27.05.1817 Михаил Магницкий 14.06.1817—1819 Андрей Уманцов 1819—1821 Андрей Лукьянович 15.06.1821—28.08.1826 Александр Жмакин 28.08.1826—02.07.1831 Алексей Загряжский 02.07.1831—05.03.1835 Иван Жиркевич 05.03.1835—27.07.1836 Иван Хомутов 03.08.1836—1838 Николай Комаров 27.02.1838—07.05.1840 Авксентий Гевлич 1840—1843 Николай Булдаков 06.12.1843—1849 Пётр Черкасский 01.02.1849—1852 Николай Бибиков 10.12.1852—01.06.1856 Егор Извеков 01.06.1856—23.06.1861 Михаил Анисимов 23.06.1861—01.01.1865 Иван Велио 01.01.1865—02.12.1866 Владимир Орлов-Давыдов 06.12.1866—12.10.1868 Александр Гойнинген фон Гюне 24.01.1869—16.10.1869 Дмитрий Еремеев 02.11.1869—19.01.1873 Николай Долгово-Сабуров 26.05.1873—01.11.1886 Михаил Теренин 08.01.1887—22.01.1893 Владимир Акинфов 30.01.1893—22.07.1902 Сергей Ржевский 28.08.1902—25.10.1904 Лев Яшвиль 25.10.1904—1906 Константин Старынкевич 1906—23.09.1906 Дмитрий Дубасов 07.10.1906—28.02.1911 Александр Ключарев 28.02.1911—29.11.1916 Михаил Черкасский 29.11.1916—05.03.1917

Моны да карагыз Сембер өлкәсе Мордовия Татарстан Чуашия

Искәрмәләр

Төркем:Сембер өлкәсе тарихы Төркем:Россия империясе губерналары