Муркаш районы () — Чуашстанның төньяк-көнбатышындагы муниципаль район.
Административ үзәге — Муркаш авылы.
География Муркаш районы Чуашстанның төньяк-көнбатышында, күпчелек территориясе Иделнең уң, азрагы сул ярында урнашкан. Район территориясе 845,3 км². Төньякта Мари Ил белән, көнчыгышта Чабаксар, көньякта Алик һәм көнбатышта Ядернә районнары белән чиктәш.
Халык Халык саны 36 339 кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 98%.
Административ бүленеше Районда 2004 елдан 16 авыл жирлегендә 177 авыл урнашкан.
Икътисад Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар җитештерү. Җирләрнең 72%ы игелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Район рәсми сайты Моргауш районы Моргауш районы сайты Моргауш авылы фотолары
Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Муркаш районы