Арго (фр. аrgot) — бердәй һөнәр, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.

Аргоның төп үзенчәлекләре: тар даирәдә генә кулланылу; ясалма булу; сөйләү объектын яшерү максатында кулланылу; сөйләм теле чараларын киң куллану.

Арго сүзләр революциягә кадәр тегүчеләр, итек басучылар сатучылар, тукучылар телендә кулланылып, бүгенге көндә караклар телен тәшкил итә торган лексика санала: йомдыру (үтерү), фраер, әкәдимия (төрмә), калым (табыш).

Чыганаклар Лексикология фәненә караган терминнарның кыскача сүзлекчәсе

Шулай ук карагыз Гәп

Төркем:Лексикология