Фахишәлек — түләүле сексуаль хезмәт күрсәтүКругосвет (русчадан дөнья тирәли) сайтында проституция турында мәкалә., яки башка бер кешегә җенси хезмәтләрне акча каршылыгына күрсәтү һөнәре яки аерым бер акты. Җенси хезмәте өчен акча алучыга фахишә диләр.
"Фахишәлек - ир кеше тарафыннан үз җенси теләкләрен канәгәтьләндерү өчен хатын-кыз тәнен куллану. Фахишә тарафыннан ни зәвык алу, ни сексуаль теләк юк. Ягъни, фахишәлек - ике тарафның теләкләренә нигезләнеп, тәннәрен икесе өчен дә зәвык китерүче канәгәтьлелек өчен куллану түгел, әмма акча каршылыгына ир кеше тарафыннан хатын-кыз тәнен бер яклы куллануы очрагы".Оригинал: Prostitution is the use of a woman's body by a man for his own satisfaction. There is no desire or satisfaction on the part of the prostitute. Prostitution is not mutual, pleasurable exchange of the use of bodies, but the unilateral use of a woman's body by a man in exchange for money". Карол Патеман (en)http://books.google.ro/books?id=jH2KPvZF1L0C&printsec=frontcover&hl=ro&source=gbs_ge_summary_r&cad=0#v=onepage&q&f=false
Статусы
Төрле илләр фахишәлеккә төрлечә карый. Кайбер илләрдә фахишәлек легаль, ягъни канунлы, керем чыганагы булса, икенчеләрендә бу - канун бозу дип санала. Әмма балалар фахишәлегенә бар илләр дә тискәре карашта торалар.
Кайберәүләр фахишәлек хатын-кызларга карата дискриминация (профессиональ үсеш мөмкинлекләренең чиклелеге, ярлылык) һәм сексуальлеккә патриархаль карашлар (хатын-кыз теләмәгән җенси якынлык кабул ителгәнлеге, ир кешеләрнең теләкләре ничек тә булса канәгәтьләнергә тиешлеге, хатын-кызлар ирләргә сексуаль хезмәт күрсәтү өчен булулары) аркасында урын алган хатын-кызларны эксплуатацияләү вәзгыяте дип алга сөрә. Фахишәнең сексуаль хезмәт күрсәтергә килешүе турыдан-туры (сутенерлар) һәм турыдан-туры булмаган (иҗтимагый шартлар) көчләнү белән дип аңлатылганын белдерәләр.http://www.tandfonline.com/doi/abs/10.1300/J015v26n03_06#.UjsrJH9edO6http://www.theguardian.com/uk/2006/jan/18/ukcrime.prisonsandprobationhttp://www.theguardian.com/commentisfree/2007/sep/10/endingatradeinmiseryhttp://books.google.ro/books?id=9mlFgjEBYWYC&printsec=frontcover&dq=the+industrial+vagina&hl=en&sa=X&ei=BVQ7UqTUN-Tl4gTIoYGADg&redir_esc=y#v=onepage&q=the%20industrial%20vagina&f=false Европа хатын-кызлары лоббисе (en) фахишәлекне "ир кешеләр кыла торган җинаятьләрнең кабул ителмәслек рәвеше" дип кынады.
Фахишәлек легаль илләр
Фахишәлек кайбер илләрда рөхсәт ителә, әмма дәүләт тарафыннан төрле чаралар белән нык контрольдә тотыла. Бу илләргә Голландия, Швейцария, Австриянең зур өлеше, Австралиянең кайбер штатлары һ.б. керә.
Төркиядә фахишәләр теркәлү үтеп рәсми эшли алалар.
2000 елдан Нидерландларда фахишәлек рәсми легальләштерелә һам фахишәләр бар граждан хокукларына да ия була алалар. Нидерландларда фахишәлектән кергән табыш дәүләт бюджетының 5%ын алып тора.
2002 елдан Алманиядә фахишәлек белән Европа Берлеге илләре кешеләре генә шөгыльләнә ала.
Фахишәлек, шулай ук, Швейцариядә, Италияда, Маҗарстандә, Яңа Зеландиядә, Австралиядә легаль.
Фахишәлеккә карашлар йомшару, шундый илләрдә секс-туризм таралуга китерә.
Секс-турларга аурупалылар вә американнар Азияга (Таиланд, Көньяк Корея, Филипин, Шри-Ланка), Латин Америкасына һәм Көнчыгыш Европага йөри.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Феминистларның фахишәлеккә карашлары Халыкара җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәтчеләренә карата җинаяткә каршылык көне Ир фахишәлеге Порнография Хайваннар арасындагы фахишәлек Фахишәлек һәм канун Изге фахишәлек Җенси мөнәсәбәт индустриясе Җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәткәре Җенси мөнәсәбәт индустриясе хезмәткәрләре хокуклары Хатын-кыз хокуклары
Өстәмә әдәбият Campbell, Russell. Marked Women: Prostitutes and Prostitution in the Cinema, 2005 University of Wisconsin Press.
Keire, Mara L. For Business and Pleasure: Red-Light Districts and the Regulation of Vice in the United States, 1890-1933 (Johns Hopkins University Press, 2010); 248 pages; History and popular culture of districts in such cities as New Orleans, New York, San Francisco, El Paso, Hartford, Conn., and Macon, Ga.
Michael, R. T., Gagnon, J. H.,.Laumann, E. O., & Kolata, G. Sex in America, Boston: Little, Brown, 1994. Mirbeau, Octave, The love of a venal woman Phoenix, J. Making Sense of Prostitution, Basingstoke: Palgrave, 2001. Preston, John. Hustling, A Gentlemen's Guide to the Fine Art of Homosexual Prostitution, Badboy Books, 1997. Perlongher, Néstor Osvaldo. O negócio do michê, prostituição viril em São Paulo, 1ª edição 1987, editora brasiliense.
The UN Convention for the Suppression of the Traffic in Persons and of the Exploitation of the Prostitution of Others (1949) Full text: Status of ratifications, reservations and declarations
Сылтамалар
Database on Prostitution activities around the world. Prostitutes' Rights Issues and Organizations Around the World – Prostitutes' Education Network Agustín, Laura (26 March 2010). Border Thinking on Migration, Trafficking and Commercial Sex Schrager, Allison (10 April 2008). The Economics of High-end Prostitutes, Intelligent Life, (The Economist).
Төркем:Фахишәлек Төркем:Кеше сексуальлеге Төркем:Оештырылган җинаи эшчәнлек Төркем:Җенси мөнәсәбәт индустриясы Төркем:Корбансыз җинаят