Григорий Иванович Галазий ( 1922 елның 5 мартында, Харьков өлкәсе Мечибиловка авылы - 2000 елның 23 июле, Иркутск) - совет һәм Россия биологы, Россия Фәннәр академиясе академигы.
Биографиясе 1942 елда Иркутск дәүләт университетын тәмамлый. Аннары 1948 елга кадәр ул В. В.Куйбышев исемендәге Иркутск авыр машина төзелеш заводында эшләй ]. 1954 - 1961 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Байкал лимнология станциясе директоры булып эшләй. 1961 елдан 1987 елга кадәр - СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының Лимнология институты директоры.
1970 елның 24 ноябрендә ул «биология» белгечлеге буенча СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1987 елдан 1995 елга кадәр ул Байкал экологик музее директоры була. 1992 елның 11 июнендә ул Россия Фәннәр академиясенең «экология» белгечлеге буенча академигы итеп сайлана. 1995 - 1999 елларда ул Дәүләт Думасы депутаты иде. Ул 1999 елда кабул ителгән «Байкал күлен саклау турында» закон әзерләүдә катнаша.
Фәнни казанышлары Байкал күленең һәм аның бассейнының табигый ресурсларын комплекслы куллану буенча гомуми схема авторларының берсе. Ул су объектларының табигый ресурсларын саклау һәм рациональ куллану өчен экологик кагыйдәләр эшләү принцибын тәкъдим итә. Су яткылыктарындагы су кимәле тирбәлешләре масштабларын, элекке климат үзгәрү һәм экологик шартларны бәяләүнең яңа методын эшли, аның ярдәмендә Байкал күле кимәле үзгәрүенең законлылыгы ачыклана.
Бүләкләре
Хөрмәт Билгесе ордены (1975); Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1982) ; Гумбольдт медале (1995); Иркутскның мактаулы гражданины (1996) ; III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1997) ; Берләшкән Милләтләр Оешмасы медале ;
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фоторяд на сайте Фотоархив СО РАН
Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Иркутск дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2000 елда вафатлар Төркем:23 июль көнне вафатлар Төркем:1922 елда туганнар Төркем:5 март көнне туганнар