Әбүлһәсән Әлибаба оглу Әләкбәрзадә( 12 март, 1904 - 1986 ) - азәрбайҗан һәм совет язучысы, журналисты. Совет Азәрбайҗанының беренче романы авторы. 1934 елдан, Азәрбайҗан ССР Язучылар берлеге әгъзасы, Азәрбайҗан халык язучысы ( 1979 ) Respublikanın ədəbiyyat xadimlərinə Azərbaycan SSR fəxri adlarının verilməsi haqqında Azərbaycan SSR Ali Soveti Rəyasət Heyətinin 30 iyul 1979-cu il tarixli Fərmanı — anl.az . Ул Хөрмәт билгесе ордены белән бүләкләнгән .
Биографиясе Әбүлһәсән Әләкбәрзадә Шәмәхы районы Баскал авылында 1906 елнвң 12 мартында туган . Баскалда ул 4 еллык рус-татар мәктәбендә укыган, аннары өч айлык укытучылар курсын тәмамлаган. 1921 елда ул Бакы укытучылар семинариясенә укырга керә, аннары Дербентта укыта башлый. 1932 елда ул Бакы педагогик институтын тәмамлый.
Ул Азәрбайҗан кинематография комитетының баш мөхәррире була, ике тапкыр төрле вакытта "Азәрбайҗан" журналының баш мөхәррире булып эшли.
Бөек Ватан сугышында катнашкан .
Хәрби һәм әдәби эшчәнлеге өчен ул өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1971, 1976), Мактау грамоталары һәм хәрби медальләр белән бүләкләнгән.
Ижат юлы
Әбелһәсән Әләкбәрзадә әдәби ижатының беренче елларында күбрәк шигрыять белән шөгыльләнгән. 1925-27 елларда «Мариф йолу» журналында аның тәүге шигырьләре басыла. Бу әсәрләр лирик характерда һәм, нигездә, табигать күренешләренә багышлаулардан тора Müasir Azərbaycan ədəbiyyatı, I cild, Bakı-2007, s.297.
Хәзерге азәрбайҗан романының беренче үрнәге - "Күтәрелеш"не Әбүлһәсән Әләкбәрзадә язган. Роман авылдагы күмәк хәрәкәткә багышланган. 1930 елда чыккан «Күтәрелеш»нең беренче өлеше 1933 һәм 1938 елларда автор тарафыннан эшләп бетерелә. Язучы роман өстендә иҗади эшен дәвам итә һәм 1962 елда әсәрнең икенче өлешен бастыраMüasir Azərbaycan ədəbiyyatı.I cild, bakı-2007,s.299.
1933 елда язылган «Дөнья җимерелә» романында Азәрбайҗан эшчеләренең яулап алу һәм революцион дәүләт төзү процессы тасвирлана. «Дөнья җимерелә» - авторның да, ул чактагы азәрбайҗан прозасының да зур казанышы була, бу әсәр шулай ук берничә тапкыр яңадан эшкәртелеп, яхшыртыла. 1980 елда ул аны «Өч елдан соң» дигән исем белән бастыраMüasir Azərbaycan ədəbiyyatı. Bakı/2007,s.303.
Вафаты
Әбүлһәсән Әләкбәрзадә 1986 елда Бакыда вафат булган.
Әдәбият Очерк истории азербайджанской советской литературы, М., 1963, с. 461—76. İsmayılov Y. Əbülhəsənin yaradıcılığı. Bakı: Elm, 1986, 208 səh. Cəfərov M. Ə.Əbülhəsənin nəsrinin dili. Bakı: APU, 1992, 97 səh.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Абульгасан// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 1-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1986 елда вафатлар Төркем:1904 елда туганнар Төркем:12 март көнне туганнар