Нина Карловна Бари (1901-1961) - тригонометрик рәт өлкәсендәге хезмәтләре белән танылган совет математигы . Физика һәм математика фәннәре докторы (1935), Мәскәү дәүләт университеты профессоры.

Ире - танылган математик В. В. Немыцкий ...

Биографиясе 1901 елда Мәскәүдә танылган Мәскәү балалар табибы, медицина докторы гаиләсендә туган. Урта мәктәптә укыганда үк математика белән мавыга.

1918 елда ул Мәскәү дәүләт университетының физика һәм математика факультетына укырга керә - Мәскәү университетының бу факультетына кергән беренче хатын-кызларның берсе . Анда ул безнең илнең иң зур галимнәре - Д. Ф. Егоров, Н. Э. Жуковский, Н. Н. Лузин, С. А. Чаплыгин белән аралашу мөмкинлеген ала. Н. К. Бариның математик талантын профессор Н. Н. Лузин күреп кала, һәм тиздән ул Н. Лузинның күренекле студентларының берсе һәм семинарында актив катнашучы - «Лузитания» әгъзасы булып китә.

Бари күплекләр теориясе буенча беренче нәтиҗәләрен университетның өченче курсында укыганда ук ала. 1925 елда ул Мәскәү университетының аспирантурасын тәмамлый, һәм киләсе елның гыйнварында «О единственности тригонометрических разложений» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1927 елдан ул Франция һәм Поляк математика җәмгыятьләре әгъзасы. 1927 елда Парижда ул Адамар семинарында актив катнаша.

Бари 20 яшендә (1921) Мәскәү университетының механика һәм математика факультетында укыта башлый. 1932 елда ул Мәскәү дәүләт университеты профессоры була. 1935 елда физика һәм математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә лаек була, ул чакта инде Бари, тригонометрик рәтләр һәм күплекләр теориясендә фундаменталь нәтиҗәләргә ия булган, танылган галим иде.

Бари Болондагы (1928) һәм Эдинбургтагы (1958) халыкара математик конгрессларда совет математиклар мәктәбен гәүдәләндерә.

Академик Н. Н.Лузин бәлагә юлыккач, аңа хәтта аның укучылары да каршы чыгыш ясаганда — Бари, укытучысына тугры калып, Лузингә каршы компанияне хупламай. Аның вафатыннан соң, хезмәтләре басылыуга әзерләнгәндә, Бари бу эштә актив катнаша һәм бик зур редакцион эш башкара .

1961 елның 15 июлендә Бари фаҗигале рәвештә һәлак була (җәен дачада ул электричка астына эләгә ) VIVOS VOCO: В. С. Виденский, «Бэра бери, Бари» (К 100-летию Н. К. Бари). Введенское зиратында (уч. 8) Мәскәүдә әтисе белән бергә җирләнгән.

Басмалары

Бари Н. К. «Проблема единственности разложения функции в тригонометрический ряд». // УМН, 4:3(31) (1949), 3-68 Бари Н. К. Тригонометрические ряды. — М.: изд-во ФМЛ, 1961 Bari N.K. `Trigonometric Series, vol. II` Holt, Rinehart and Winston/ — New York, 1967.

Искәрмәләр

Әдәбият

Садовничий В. А. Нина Карловна Бари (1901—1961) // О людях Московского университета. — 3-е изд., дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2019. — С. 159—166. — 356 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-19-011397-6.

Сылтамалар

Nina Karlovna Bari Nina Karlovna Bari Нина Карловна Бари (к 25-летию работы в МГУ) Нина Карловна Бари (некролог) могила на Введенском кладбище

Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1961 елда вафатлар Төркем:15 июль көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:19 ноябрь көнне туганнар Төркем:Математиклар