Минтимер Шәймиев бюсты — 2020 елның 26 августында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевка ачылган һәйкәл (бюст). РФ законы нигезендә, «Россия Хезмәт Каһарманы» исеме белән бүләкләнгән шәхескә аның кече ватанында бюст куела. Скульптура авторы — Фәнил Вәлиуллин.
Тарих
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартында чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Каһарманы исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевка РФ Хезмәт Каһарманының алтын медале «дәүләт һәм халык алдындагы аеруча хезмәтләре өчен» 2017 елның 28 апрелендә тапшырылган Указ Президента РФ от 25 апреля 2017 года О присвоении звания Героя Труда Российской Федерации. kremlin.ru.
Бюст ясау өчен ачык бәйге уздырыла, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан сынчылары катнаша. Кайсы бюст үрнәген сайлау, аның үз образы белән ни дәрәҗәдә туры килүе турында карарны Минтимер Шәймиев чыгара.
Бюстны Татарстанның Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.
Ачу тантанасы 2020 елның 26 августында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында узган бюстны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук кайбер министрлар һәм район башлыклары катнашкан. Төп федераль кунак — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин.
Урыны Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Әнәк (Минтимер Шәймиевның туган авылы) һәм Пучы авыллары арасында «Бабайда кунакта» паркы урнашкан.
Тасвирлама Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюст соры төстәге граниттан эшләнгән урнаштырылган.
Скульптура авторы — Казанда Әлфия Авзалованың кабере өстенә җырчының һәйкәлен ясаучы буларак билгеле Фәнил Вәлиуллин.
Искәрмәләр
Чыганаклар Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче дә. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, 26.08.2020 «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020 Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020 Минниханов: Жизненный путь Шаймиева – ориентир для подрастающего поколения. (YouTube видео, 0:39)
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Актаныш районы һәйкәлләре Төркем:Минтимер Шәймиев