H 1 1,00794 1s1 Водород ц

Водород яки сутуар (H, , ) — Менделеевның периодик таблицасының беренче элементы. Табигатьтә иң киң таралган элемент (88,6%). Водородның 5 изотоптан өчесе үз исемнәрен йөртәләр: ¹H — протий (Н), ²H — дейтерий (D) һәм ³H — тритий (T).

Бүгенге заманда Водород Галәмдә иң таралган элемент, 88,6% бөтен атом тәшкил итә, гелий 11,3%, башка элементлар нибары 0,1%.

Водород - йолдызлар һәм йолдызара газның нигезе. Атомар Водород рекомбинация чорында барлыкка килгән.

Йолдызлар температурасында (мәсәлән: Кояш өслегендә ~6000 °C) Водород плазма төрендә бар, йолдызара фәзада молекулалар, атомнар, ионнар, молекуляр болытлар төрендә тора.

Водородның гади матдәсе — җиңел төссез газ. Һава йә уттуар белән катнашканда янучан һәм шартлаткыч. Агусыз. Этанол һәм тимер, никел, палладий, платина кебек металларда эрүчән.

Стандарт температурада һәм басымда Водород - төссез, тәмсез, иссез, агусыз икеатомлы газ Н2.

Водород күпчелек металл булмаган элементлар белән ковалент бәйләнешләрне яхшы төзегәнгә күрә Җирдәге Водород күбесенчә молекуляр катнашмаларда - су, органик катнашмаларда бар.

Водород ның латин атамасы Hydrogenium булганга күрә H латин хәрефе белән билгеләнә.

Әдәбият

Кузьменко Н. Е., Ерёмин В. В., Попков В. А. Начала химии. Современный курс для поступающих в вузы: Учебное пособие для вузов. — М.: Издательство «Экзамен», 2005. Дигонский С. В., Тен В. В. Неизвестный водород. — СПб: Наука, 2006. ISBN 5-02-025114-3 Chart of the Nuclides. — 17th. — Knolls Atomic Power Laboratory, 2010. — ISBN 978-0-9843653-0-2. Newton, David E. The Chemical Elements. — New York : Franklin Watts, 1994. — ISBN 978-0-531-12501-4.

Төркем:Химик элементлар