Плетневка (Түбән Ташкичү, ) — Пенза өлкәсенең Исса районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе Авыл Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ока-Дон түбәнлегенең көнчыгыш читендә, урман-дала зонасында, Ташкичү авыл советы үзәгеннән 1 км төньякта һәм Исса бистәсеннән 10 км көнбатыштарак урнашкан..
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Тарихы
Инсар өязенең йомышлы темников татарлары тарафыннан XVII йөзнең икенче яртысында Пензадан Инсарга барганда түбән таш кичү аша узучыларны контрольдә тоту пункты буларак нигез салына. 1864 елда — мәчет, 1877 елда — мәчет һәм мәдрәсә эшләгән. 1896 елда — 49 йорт, тегермән була. 1911 елда — Пенза губернасы Инсар өязе Трехсвятский волосте авылы, бер җәмгыять, 50 йорт исәпләнгән.
Халык саны
Дин
XX йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә була.Онлайн — энциклопедия Tatarica.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Исса районы торак пунтлары