Сәләмәс () — Пенза өлкәсенең Сосновоборск районына керүче татар авылы.

Атамасы

Сәләмәс сүзе сыромястан чыккан (ә сыромяс исә, сырма — чуашчадан чокыр дигәннән).

Тарихы

Сәләмәс авылына XVII йөз ахырында Темников татарлары нигез сала, XVIII йөз башында анда сайланма полк татарлары яши; 1912 елда бер мәчет (1825 елга кадәр — ике) эшли.Онлайн — энциклопедия Tatarica

Халкы

Авылда 2004 елда 93 йортта 228 кеше яшәгән.

2020 елгы җанисәп буенча авылда 138 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 69% (95 кеше), төрекләр 25% (34).Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Пенза өлкәсе буенча территориаль органы.

Искәрмәләр

Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары

Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар