Альбина Шамил кызы Гайзуллина — татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган артисты (2021). «Тантана» премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле 1983 елның 1 декабрендә Украинада, Ворошиловград өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә туа. 1990 елда аның гаиләсе Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылына күчеп килә. Урта мәктәптә укыганда җыр белән мавыгып китә. Казанның Химиклар мәдәният сараенда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә дә катнаша, авылларда концертлар куеп йөри. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, 2003 елда тәмамлый. 2003 елның 5 августыннан ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Татарстанның атказанган артисты Гайзуллина Альбина Шамил кызы. Кариев театрының рәсми сайты 2024 ― Кариев театрының Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, спектакльдә 2 актер уйнаган: Альбина Гайзуллина, Булат Гатауллин) «Алтын битлек» фестивале жюриеның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясенә лаек булганТеатры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024 В Москве состоялась церемония вручения Премии «Золотая Маска» 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинацииясендә ― Тинчурин театрында куелган «Куркак батыр» спектаклендә Әни роле өченВо Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
Шәхси тормышы Артист Рөстәм Гайзуллинда кияүдә, ике малай үстерәләр.Альбина Гайзуллина: «Рөстәм беренче курстан ук артымнан йөрде» Искәрмәләр
Сылтамалар Кариев театры сайты
Төркем:Татар артистлары Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары