Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд () — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).

2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга узаФранциядә президент сайлауда икенче турга Олланд һәм Саркози чыга. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51.7% җыеп, җиңү яулыйФранциядә президент сайлавында Франсуа Олланд җиңә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә, 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.

Тормыш юлы Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.

1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.

2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә, 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә. 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Франсуа Олланд: Франция президентлыгына "нормаль" намзәт

Төркем:Франция сәясәтчеләре Төркем:Франция президентларына намзәтләр Төркем:Франция президентлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре