Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе () — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.
Тарих Татарстан хакимиятенең татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемен йөртәчәк музыкаль премияне гамәлгә куярга ниятләве турында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев республика Дәүләт Советының кече утырышлар залында узган татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең беренче утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итәКирилл Антонов. В Татарстане планируют учредить музыкальную премию имени Ильгама Шакирова. kommersant.ru, 15.07.2020.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2020 елның 22 августында кабул иткән 723нче карары нигезендә гамәлгә кергәнТатарстан Республикасының Хокукый мәгълүмат рәсми порталы.
Максаты Җыр сәнгате (Вокал сәнгать) эшлеклеләренең иҗади потенциалын стимуллаштыру, милли җыр (вокал) традицияләрен саклау, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән өчен дәүләт бүләкләре бирүИлһам Шакиров исемендәге республика премиясен гамәлгә кую турында карар басылып чыкты. Самара шәһәре һәм Самара губернасы татарларының рәсми сайты.
Критерий Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә.
Комиссия Премияләр бирүне Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча комиссия (комиссия рәисе Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова) оештыра. Комиссия премия алуга намзәтләрнең гаризаларын карый һәм исемлекне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карар чыгару өчен әзерләп бирә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен гамәлгә кую турында карар басылып чыкты. БТК сайты
Номинацияләр Премияләр шәхси характерда була (аерым кешеләргә бирелә) һәм 4 номинациядә тапшырыла: Вокал (хатын-кыз) — 200 мең сум күләмендә бер премия Вокал (ир-ат) — 200 мең сум күләмендә бер премия Халык җырын (халыкчан) башкаручы (ир-ат) — 200 мең сум күләмендә бер премия Энже Габдуллина. Салават Фатхетдинов не согласен с размером премии им. Ильгама Шакирова. Татар-информ, 20.09.2022. Халык җырын (халыкчан) башкаручы (хатын-кыз) — 200 мең сум күләмендә бер премия (2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керә Илһам Шакиров премиясенә тагын бер номинация өстәлде. Татар-информ, 8.09.2027 Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О внесении изменений в Положение о Республиканской премии имени Ильгама Шакирова, утвержденное постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 22.08.2020 № 723 «О Республиканской премии имени Ильгама Шакирова»)
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бер шәхескә ике мәртәбә бирелә алмый. Шулай ук коллективлар, вафат булган башкаручылар премиягә намзәт итеп күрсәтелә алмый. Премия бирелгән елны сәнгать-мәдәният өлкәсендә башка дәүләт премияләре алган шәхес Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәт була алмый.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәтләрне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, мәдәният һәм мәгариф оешмалары (хезмәт коллективлары җыелышларында, коллегия, президиум, идарә, сәнгать шурасы һәм гыйльми шура утырышларында) тәкъдим итә ала. Шәхес үзен-үзе дә премиягә тәкъдим итәргә мөмкин.
Премия тапшыру Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе алган шәхесләргә «Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, «Премия лауреаты» дигән почетлы билге һәм әлеге билгенең таныкнамәсе тапшырыла.
Премияләр тантаналы рәвештә ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров туган көнне — 15 февральдә тапшырыла.
Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Илһам Шакиров премиясе лауреатлары ЕлБүләкләнүчеНоминация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе 2021Резеда ГалимоваВокал («Хатын-кыз тавышы»)профессиональ җырчыФилүс КаһировВокал («Ир-ат тавышы»)профессиональ җырчыАлсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 16.12.2020Флер Шакиров«Халыкчан җырчы» 2023Флёра СөләймановаВокал («Хатын-кыз тавышы»)профессиональ җырчыФердинанд СәлаховВокал («Ир-ат тавышы»)профессиональ җырчы Фәүдәт Гыйләҗев, Әсхәт Хисмәтов«Халыкчан җырчы» Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 15.02.2023Зилә Мөбәрәкшина. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе 31 майда филармониядә тапшырылачак. Татар-информ, 17.04.2023 2025Зилә СөнгатуллинаВокал («Хатын-кыз тавышы»)профессиональ җырчыАртур ИсламовВокал («Ир-ат тавышы»)профессиональ җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, Илшат СибәгатуллинИлшат Сибәгатуллин ― «Башнефть-Добыча» ҖЧҖ операторы«Халыкчан башкару» Юлай Низаев. Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреатлары билгеле булды. Татар-информ, 15.02.2025
Искәрмәләр
Сылтамалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе турында» 2020 ел, 22 август, 723нче карары Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе. «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 34 (8 август – 3сентябрь), 2нче бит.
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның дәүләт премияләре Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:Илһам Шакиров Төркем:2020 елда барлыкка килгән бүләкләр