Ачлыкүл (шулай ук Татар Алабугасы) — Чиләбе өлкәсенең төньягында, Корган өлкәсе чигендә урнашкан татар авылы. Чиләбегә кадәр 100 км юл, туры автобус йөри. Кызыл армия районындагы бердәнбер татар авылы.

Тарихы

Авыл 1712 белән 1715 еллар арасында нигезләнгән. Инкыйлаб алдыннан Ачлыкүл зур авыл булган, 1913 елда 520 хуҗалык, 3253 кеше яшәгән. Халык татар теленең эчкен сөйләшендә сөйләшә. Авылда татарлар-мишәрләр яши.

Авылның иң зур — Тукай урамы Ачылыкүл буенда урнашкан. Ачлыкүл яссы урында урнашкан, түгәрәк формасында, ярлары комлы. Күл өсте 140 га тәшкил итә.

Авылда җитештерү предприятиеләре калмады. Халык үз хуҗалыклары белән көн күрә, һөнәрчеләр бар (тегүчелек, үргән мебель ясау, чигү аяк киеме тегү һәм башкалар). Төп 9-еллык мәктәп, медпункт, балалар бакчасы, кибет бар.

Халык Халык саны динамикасы: Гомуми демографик күрсәткечләрЧисленность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 . Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар 594 519 249 270

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (96 %).

700px|thumb|center|Ачылыкүл авылы «күлләр илендә» урнашкан

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Искәрмәләр

Чыганак Хәмидуллина С. А. Минем туган ягым, 2006 ел

Төркем:Чиләбе өлкәсе татар авыллары