Үзара бәйләнештә торган, уртак функцияне башкаручы органнар төркеме органнар системасын төзиләр.
Хайваннар организмындагы органнар системасы: Ашкайнату системасында азык эшкәртелә һәм туклыклы матдәләр канга сеңә. Кан әйләнеше системасы хайванның барлык органнарына туклыклы матдәләр тарата, алардан кирәк булмаган һәм зарарлы матдәләрне алып китә. Сулыш органнары системасы организмда газлар алмашын, кислородның керүен, ә углекислый газның бүленеп чыгуын башкара.
Искәрмәләр
Чыганаклар Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.
Төркем:Анатомия Төркем:Органнар системасы Төркем:Организмнар төзелеше