«Төркия авазы» () — кыска дулкыннарда, Turksat 3A иярчене аша һәм интернетта тапшыруларын таратучы Төркия дәүләт радиосының халыкара хезмәте.
Тарих Беренче халыкара төрек тапшыруы 1937 елның 8 гыйнварында Ankara Radio Corporation тарафыннан алып барыла. Трансляция Хатай низагын чишү максатыннан әзерләнә. Ул гарәп телендә булган. Даими рәвештә халыкара тапшыру 1938 елның 28 октябрендә башлана.
Бүгенге көндә Төркия авазы Төркиянең TRT телерадиокомпаниясе нигезендә эшли.
Тапшыру Төркия авазы тапшырулары чит илләрдә яшәүче төрекләр һәм Төркиядә яшәүче чит халыклар өчен әзерләнә.
Төркия авазы көн саен 26 телдә тапшырулар чыгара: Албан Амһар Гарәп Азәрбайҗан Босния Болгар Хорват Кытай ИнглизФранцуз Грузин Грек Маҗар Төрек Итальян Казакъ Кыргыз МакедонФарсы Румын Рус Сербия Татар Төрекмән Урду Үзбәк Корея
Шулай ук кара Төркия авазы — Татарча
Сылтамалар Төркия авазы — Татарча Voice Of Turkey
Төркем:Төркия радиостанцияләре Төркем:Халыкара радиостанцияләр Төркем:Рус телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Төрек телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Франсуз телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Инглиз телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Итальян телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Әлифба буенча радиостанцияләр Төркем:Татар телендә эшләүче радиостанцияләр