Галимҗан Хөсәенов – күренекле совет спортчысы. СССР футбол буенча җыелма командасы уенчысы (1960-69), СССР атказанган спорт остасы (1967).

Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елның 27 июнендә Татарстанның Норлат (элекке Октябрь) районы Яңа Иглай авылында туа.

Галимҗан кечкенә чакта хәрби чиндагы Салих аганы гаиләсе белән Куйбышев шә­һәренә күчерәләр. Әтисе 41 яшендә вафат була. Галимҗан каладагы гидротехник техникумны тәмамлый.

1957-1960 елларда «Крылья Советов» (Самар), 1961 -1973 елларда «Спартак» (Мәскәү) командаларында уйный. Җирле “Крылья Советов“ команда­сының капитаны итеп тә сайлыйлар. Башта Галим­җанны атаклы ЦСКА командасы үзенә “кодалый”, әмма кечкенә гәүдәле (буе 164 см., авырлыгы 64 кг.) футболчы җитәкчеләргә ошамый һәм аны шунда ук Спартак кабул итеп ала. Ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1969). Өч тапкыр СССР кубогын ота (1963, 1965, 1971). Европа кубогының көмеш медале белән бүләкләнә (1964). 2010 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат була.

Статистика ЕлларClubУеннары саныКертелгән туплар1957border|22x20px «Совет канатлары» (Куйбышев)101958border|22x20px «Совет канатлары» (Куйбышев)1921959border|22x20px «Совет канатлары» (Куйбышев)2051960border|22x20px «Совет канатлары» (Куйбышев)2461961border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)28141962border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)23101963border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)36141964border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)3051965border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)2751966border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)1721967border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)3681968border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)38141969border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)31121970border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)32121971border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)2531972border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)2031973border|22x20px «Спартак» (Мәскәү)40 ''Статистик материал www.national-football-teams.com буенча. Хәтер 2003 елның июлендә ТР Министрлар Кабинетының 01.07.2003 елгы карары һәм Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре хакимиятенең 22.07.2003 елгы 833 номерлы карары нигезендә Норлат районының Урта Камышлы авылында Атказанган спорт остасы Галимҗан Салих улы Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе ачылган МБУ ДО «СШ им. Г. C. Хусаинова». Об учрежденииГалимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе милли спорт премиясенә дәгъва кыла. Татар-информ, 14.11.2023.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары Төркем:Татар спортчылары