Марат Абдуллин, Марат Ибраһим улы Абдуллин (1948 елның 16 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Шаран) — химик, БДУ профессоры (1989), РФ технология фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, химия фәннәре докторы (1988), Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2001) һәм мәгариф отличнигы (2004), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2001), ССРБ уйлап табучысы (1981).

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 16 октябрендә Башкортстан АССР Шаран районы Шаран авылында драматург (ул вакытта «Совет Башкортстаны» газетасының үз хәбәрчесе) Ибраһим Абдуллин гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Шаран мәктәбендә, урта белемне Уфада алган Рамзиля Латыпова. Ул янә ...Киек Каз юлыннан бара. «Шаран киңлекләре», 25.09.2020. 1971 елда Уфада Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. «Югары молекуляр кушылмалар» белгечлеге буенча аспирантурага кабул ителгән. 1974 елда кандидатлык, 1988 елда докторлык диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы 1974 елдан БДУда: башта ассистент, 1986—1989 елларда — химия факультеты деканы, 1996 елдан — техник химия кафедрасы мөдире, 2000—2011 елларда — химия-технология факультеты деканы. 1995 елдан — техник химия һәм материаллар белеме кафедрасын нигезләүче, хәзер — профессор-консультант Абдуллин Марат Ибрагимович. Сайт БГУ.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Гыйльми кызыксынулары химия, физик химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологиясе, композицион материаллар, полимер материаллар белеме, шулай ук нефть химиясе һәм органик синтез өлкәләрен колачлый. Соңгы елларда азык-төлек химиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. 12 фән кандидаты әзерләгән. Фәнни хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе өлкәсенә карый. Аның фәнни хезмәтләре Англиядә, Голландиядә, Маҗарстанда, Чехословакиядә, АКШта һәм башка илләрдә, шулай ук гомумевропа һәм башка халыкара басмаларда дөнья күргән Абдуллин М. И., Басыров А. А., Николаев А. В. Металлополимерные композиции для 3D печати. Universum: химия и биология: электронный научный журнал, 2015, № 11 (18). БДУ техник химия һәм материаллар белеме кафедрасында яңа полимер материаллар һәм төрле билгеләнештәге химик продуктлар эшләү белән шөгыльләнә. Тикшеренүләре сәнәгатьнең электротехника, автомобиль, төзелеш һ. б. тармаклары өчен полимер материаллар эшләүгә багышланган. Утыздан артык полимер композицияле материал һәм аларга химикат өстәмәләр эшләгән, аның 30дан артык эшләнмәсе ССРБ һәм Россиянең күп кенә предприятиеләрендә сәнәгать производствосына кертелгән, шул исәптән Стәрлетамакның «Авангард», «Каустик», «Сода» заводларында, «Уфимкабель» (Уфа), Мәскәү, Нефтекамск, Владимир, Тверь, Саранск, Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе), Иваново, Казан, Пермь, Тернополь (Украина), Ташкент, Ферганә, Янги-юл (Үзбәкстан), Подольск (Мәскәү өлкәсе), Нальчик һ. б. предприятиеләрдә эшләүгә кабул ителгән. Болар – электротехника, автомобиль, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, медицина, төзелеш, оптика-механика, магистраль торбаүткәргечләр төзелеше һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен материаллар Абдуллин Марат Ибрагимович. bsu.narod.ruЮ. А. Сангалов. Абдуллин Марат Ибраһим улы. Башкорт энциклопедиясе, 2019. 300 дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 50 авторлык таныклыгы һәм уйлап табуга патент авторы.

2020 елда, әтисе драматург Ибраһим Абдуллинның 100 еллыгы уңаеннан, Марат Ибраһим улы китапханәләргә, музей һәм мәктәпләргә әтисенең «Хуш, Рим!» китабының яңа басмасын бүләк итәӘнвәр Сөләйманов. Үз театрын тудырган әдип. «Мәдәни Җомга», 2020 ел, 18 сентябрь, 18нче бит..

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 – Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе 2001 – РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре 2004 – Башкортстанның мәгариф отличнигы

Сылтамалар Абдуллин Марат Ибрагимович. Сайт БГУ Ю. А. Сангалов. Абдуллин Марат Ибраһим улы. «Башкорт энциклопедиясе», 2019. Абдуллин Марат Ибрагимович. ВКонтакте

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча химиклар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:ССРБ уйлап табучылары Төркем:Россия уйлап табучылары Төркем:Химиклар