Инга Хак кызы Бикбулатова — татар язучысы, шагыйрә, публицист, мөгаллимә.
Ул 1936 елның 10 июнендә Татарстанның Ютазы районында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта мөдир урынбасары булып эшли. 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була.
1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта Инга Бикбулатова мәкаләләре басыла башлый. Алар арасында мәкалә-уйланулар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр бар. Язучы публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе — Уфаның «Нур» театрында куела. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 ― Татарстанның атказанган укытучысы 2009 ― Максим Горький исемендәге премия Искәрмәләр
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татар публицистлары Төркем:Татар мөгаллимнәре Төркем:Максим Горький исемендәге премия лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары