Горький шоссесы () — Казанның Киров районында магистраль урамы.
Урнашуы Горький шоссесы әйләнүле хәрәкәт белән Восстание, Фрунзе һәм Болотников урамнар чатында башлана һәм Залесный урамына әйләнүе белән тәмамлана. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка бара.
Исем чыганагы һәм тарих Горький шоссесы үз исемен үзенең Түбән Новгород (Горький) ягына юнәлештән алган. 1990-елларга кадәр шоссе ике полосалы булган, ләкин реконструкциядән соң ул дүрт полосалы, ә кайбер урыннарда алты полосалы булган.
Кызыклы фактлар Казанда Горький урамы да бар. Түбән Новгородда Казан шоссесы бар.
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Киров районы урамнары