Милләт (гарәпчәдән – millah, ملة, бор. тк. qutu (~коты)https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover) яки нация (лат. nātĭō) — индустриаль чорның социаль-икътисади, мәдәни-сәяси һәм рухи җәмгыятеТерешкович П. В. Нация // Философский справочник..
Үртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла алучы сүз.World Book Dictionary defines nation as “the people occupying the same country, united under the same government, and usually speaking the same language”. Another definition is that nation is a “sovereign state.” It also says nation can refer to “a people, race, or tribe; those having the same descent, language, and history.” World Book Dictionary also gives this definition: “a tribe of North American Indians.” Webster’s New Encyclopedic Dictionary defines nation as “a community of people composed of one or more nationalities with its own territory and government” and also as “a tribe or federation of tribes (as of American Indians)”. Бу билгеләмә буенча милләт географик чикләре булмаган бер төшенчә дип күрсәтелә. Шулай ук, бу сүз этник төзелешләренә карамастан берәр суверен дәүләттә яшәүче кешеләрнең кебек уртак территория һәм хөкүмәт системасының хезмәтләрен бүлешүчеләрне билгеләү өчен кулланыла ала .
Тар мәгънәсендә, Төньяк Америка кызылтәнлеләр (ингл.) кебек җәмгыятьләргә кергән халыкларны билгели ала.
Халыкара хокукта милли дәүләтнең синонимы булып тора.
Этимология Милләт Милләт сүзе IV гасырда диннәре Зәрдөштлек булган фарсыларның Сассанид империясе (ингл.) дәүләтләре чакларында Христианлык динен тотып яшәгән азчылыкларны билгеләр өчен кулланыла.
ндәге 1839 елда Танзимат реформалары (ингл.) кертелә башлавыннан соң дәүләт тарафыннан хокуклары якланылган һәм үз кануннары буенча хөкем ителгән азчылык дини төркемнәрне (ингл.) билгеләү өчен кулланыла.
Нация Нация сүзенең тамыры булган nātĭō туры мәгънәдә "туган бер әйбер" дигәне..
Классик латин телендә б.э.к. 44 елда Цицерон (ингл.) тарафыннан “Марк Антонийга (ингл.) каршы филиппик язулары (ингл.)” исемле сериясендә түбәнрәк дип күрелгән тышкы нацияләр (халыклар нацияләре, расалар) һәм ның civitas ("мәдәниятле җәмгыять") турында бәхәстә кулланыла:
"Omnes nationes servitutem ferre possunt: nostra civitas non potest."("Бар расалар коллыкта яши ала, ә безнең мәдәни җәмгыятебез – юк.")|:en:Cicero|Orationes: Pro Milone, Pro Marcello, Pro Ligario, Pro rege Deiotaro|Philippicae I-XIVOnline at Tufts.edu
Сүзнең бүгенге мәгънәдә инде 968 елда кулланылганы турындагы игъланнар тарихи документлар белән нигезләнмәгән.:en:Liutprand of Cremona used the Latin word gens ("clan") not natio in his Relatio De Legatione Constantinopolitana, par. 7, that only in the modern times became translated as "nation" (in the translation by Henderson ).
Фәнни тикшеренүләр Вәзгыять, гомумән алганда, социология һәм политология фәннәре тарафыннан өйрәнелә. Тикшеренүләр төп ике юнәлештә алып барыла - этник (en) һәм ватандашлар милләте (en) тойгылары (милләтчелек).Rogers Brubaker, Citizenship and nationhood in France and Germany, Harvard University Press, 1992, ISBN 978-0-674-13178-1 Бүгенге көндә анализ гадәттә милли кемлекне төзү тирәсендәге хисләргә, индивид яки төркем дәрәҗәсендә аңлы яки аңсыз килеш, ихтыярый яки киресенчә эшләгән механизмнарны ачыклауга багышланган иҗтимагый-тарихи тикшеренүләргә нигезләнә. Кайберәүләре бу процессларда дәүләт һәм коммуникацияләр, аеруча икътисади мәсьәләләр өлкәсендә, еш төп ролләрен уйнаганнарын ачыклый.
Психологик ягыннан, милләт үзләрен аның әгъзалары буларак хис иткән кешеләр тарафыннан үз хыял итү көче ярдәмендә булдырылган уйдырма җәмгыять (ru) буларак аңлатыла.Андерсон, Бенедикт. Воображаемые сообщества. М.: Канон-Пресс-Ц, Кучково поле, 2001 г. ISBN 5-93354-017-3, стр. 30-32.
Кешеләрнең үзләрен берәр милләт әгъзасы буларак санарга килүләре һәм дәвам итүләре механизмын XIX-XX гасырлары чигендә формалашкан иҗтимагый-сәяси инженерия (en) тармагындагы галимнәр өйрәнә. 1960-елларда АКШта иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр арасында Жан-Жак Руссо XVIII гасырда ук керткән иҗтимагый дин (en) концепциясе популярлык казана, төрле кыйммәтләрне ассызыклаучы мөрәсим һәм символларның кулланылышының милли берлек хисенә тәэсире буенча эзләнүләр башлана.
Урта гасырларда таралган nationes
Замандаш мәгънәсе
Бүгенге көндә милләт сүзе ике төп төшенчәне билгеләп кулланыла: этник үзенчәлекләре нигезендә формалашкан җәмгыяви төркем - этносны билгеләгәндә (иң еш очрый). билгеле бер дәүләтнең гражданнарыннан торган иҗтимагый-сәяси берлек - ватандашлык
Нация сүзе соңгы арада халыкара кулланылышта берәр дәүләтнең ватандашларыннан торган җәмгыяви төркемнең кемлеген (ингл.) билгеләүче терминга таба үзгәрә башлады ..."РФнең күп милләтле халкы" төшенчәсен "Россия гражданлык нациясе" төшенчәсенә алыштыру... Татар милләте
Шулай ук карагыз Ватандашлык Цивилизация Ил Мәдәният Этник төркем Хөкүмәт үзаң Җирле халыклар Мәдәниятара компетенциясе Уйлап чыгарылган традицияләр Суверен дәүләтләр исемлеге Танылмаган дәүләтләр исемлеге Этник төркемнәр исемлеге Ватандашлыклары буенча халыклар исемлекләре Күпмилләтле дәүләт Нация (университет) Милли эмблема Милләтчелек Милли дәүләт Сепаратизм Җәмгыять Суверен дәүләт Территория Кабилә Милли тел
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Этнос Төркем:Милләт Төркем:Сәясәт Төркем:Социология Төркем:Төшенчәләр