Халыкара телләр елы. Халыкара Җир планетасы елы. Татарстанда һәм Россиядә гаилә елы.

Вакыйгалар 2 март — Россиядә өченче президентны сайлыйлар. 11 апрель — тарихта беренче тапкыр хоккей буенча Россия чемпионы исемен Салават Юлаев такымы ала. 7 май — Өченче Россия президенты Дмитрий Медведев инаугурациясеПрезидентлар килә-китә, әйткән сүзләре нинди?. 10 май — Аурупаның иң зур вулканы — Этна активлашты. 24 май — Россия җырчысы Дмитрий Билан Евровидение 2008 җыр бәйгесендә җиңү яулый. 1 август — тулы кояш тотылу күренеше. 8 август — Пекинда Олимпия уеннары ачылаПекиндә Олимпия купшы башланды. 8 август — Грузия гаскәрләре Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрен утка тоталар. Көньяк Осетия низагы башланаКөньяк Осетия белән Грузиядә Россиянең ни эше бар?. 5 сентябрь — Никарагуа хөкүмәте Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таный. 12 сентябрь — Ирек Мортазин үз блогында Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра. 4 ноябрь — АКШ президенты сайлауларында Барак Обама җиңү яулыйБарак Обама — Американың яңа юлбашчысы. 20 ноябрь — Швеция парламенты Лиссабон килешүен ратификацияли. 14 декабрь – 29 яшьлек «Әл-Багдадия» каналы журналисты Мунтазар әл-Зәйди Джордж Бушка башмак ыргытты. 27 декабрь – Газ секторы Хамаска каршы Исраил антитеррористик операциясе башланды.

Туулар

Вафатлар right|90px|thumb|Чыңгыз Айтматов right|90px|thumb|Рафаил Такташ

22 гыйнвар — Хит Леджер, АКШ актеры. 4 февраль — Флүс Газизов, химик-технолог, фән докторы (Стәрлетамак). 17 февраль — Зәки Мәхмүтов, җырчы, БАССР халык, РСФСР атказанган артисты. 19 февраль — Рафаил Такташ, рәссам, фән докторы. 21 февраль — Марс Шабаев, татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 11 март — Хәмит Сәмихов (80), татар язучысы, журналист. 25 март — Каба Атабеков, кыргыз «манасчысы». 14 апрель — Кави Латыйп, татар язучысы, фронтовик шагыйрь. 29 апрель — Альберт Хофманн, швейцар химигы. 10 июнь — Чыңгыз Айтматов, кыргыз язучысы. 18 июнь — Наил Әюпов, татар актеры, танылгын сәхнә остасы. 23 июль — Алмаз Монасыйпов, татар композиторы. 3 август — Александр Солженицын, язучы. 26 август — Рәшит Ягъфәров, татар галиме, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. 24 ноябрь — Идрис Мәсгутов, Татарстан Республикасының халык артисты.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыhttp://www.intertat.ru/clauses/22/3669/ М. Җәлил театрында куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен — композитор Резеда Әхиярова, төп партияне башкаручы Санкт-Петербург Мария театры солисты Әхмәт Әһәди, оркестр белән дирижерлык иткән Виктор Соболев һәм әсәрне сәхнәләштерүче Мәскәүнең Зур Дәүләт театры режиссеры Михаил Панджавидзе. «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен җырчы Салават Фәтхетдинов, җыр авторлары — Роберт Андреев һәм Роберт Рәкыйпов. «Тукайны укыганда» һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре буенча «Соңгы җыр» дип аталган графика әсәрләре сериясе өчен рәссам Виктор Аршинов. «Газәлләр» һәм «Мәңгелек сусау» китаплары өчен шагыйрь Рәдиф Гаташ.

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Еитиро Намбу, Макото Кобаяси һәм Тосихидэ Маскава. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Осаму Симомура, Мартин Чалфи, Роджер Тсьен. Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Харальд цур Хаузен, Франсуаза Барре-Синусси, Люк Монтанье. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Кругман. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Жан-Мари Гюстав Леклезио. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Мартти Ахтисаари.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар Россия өчен 2008 ел нәтиҗәләре

* Төркем:Еллар