Түбән Тагил () — Россиянең Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр, Горноуральский шәһәр округының һәм Горнозаводский идарә итү округының үзәге.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».
Халык саны — 361 883 кеше.
География Түбән Тагил Урта Уралның көнчыгыш битләвендә, Тагил елгасы өстендә, Екатеринбургдан 149 километрга төньяграк урнаша. Свердловск тимер юлының Нижний Тагил станциясе (тимер юл узелы).
Түбән Тагилдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Березники ~ 410 кмСеров ~ 214 кмКачканар ~ 111 кмХанты-Мансийск ~ 1094 кмСоргыт ~ 1205 кмПермь ~ 385 кмКиров ~ 896 кмМәскәү ~ 1828 км200px|center|Роза ветровАлапай ~ 126 кмТөмән ~ 422 кмТубыл ~ 688 кмКызылъяр ~ 285 кмУфа ~ 635 кмЯр Чаллы ~ 949 кмЕкатеринбург ~ 146 кмЧиләбе ~ 348 км Костанай ~ 680 кмКурган ~ 398 км Петропавел ~ 792 кмОмск ~ 1054 км
Климат Уртача еллык температура — 1,7 °C Уртача еллык җил тизлеге — 2,5 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 75,1%
Тарих Түбән Тагил тимер рудасы чыганакның чыгару һәм Демидов бертуганнар тарафыннан чугун кою һәм тимер ясау заводларның төзелү башлавы аркасында нигезләнә. Нигезләү датасы буларак Выя бакыр кою заводы эшнең башлавы (1722 елның 8 (19) октябрь көне) исәпләнә.
1814 елда Түбән Тагил тирәсендә бакыр рудасы чыганагы табыла, ә 1835 елда бакырташ чыганагы табыла. 1820-елларда шәһәр тирәсендә алтын һәм платина чыгару башлана.
1835 елда Выя заводында Ефим һәм Мирон Черепановлар беренче паровозны ясыйлар.
1878 елда Урал тау-завод тимер юлы () (Пермь — Камасино (Чусовская) — Түбән Тагил — Екатеринбург) буенча хәрәкәт башлана.
1918 елның октябрендә шәһәр акгвардиячеләр һәм кызылармиячеләр арасында сугышлар барганнар.
1919 елда Түбән Тагил шәһәр статусын ала, 1921—1923 елларда — Екатеринбург губернасы Түбән Тагил өязе үзәге, 1924—1930 елларда — Урал өлкәсе Түбән Тагил округы үзәге.
1932 елда Урал вагоннар төзү заводы төзелеше башлана; 1937 елда трамвай хәрәкәте ачыла.
1971 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Халык 1897http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/izhevsk/ 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~30 000 ~38 800 ~54 500 ~160 000 338 501 378 410 398 146 439 521 390 498 361 883
Милли состав (2010): урыслар — 92,9%, татарлар — 2,0%, украиннар — 0,9%.
Эчке бүленеш Түбән Тагил өч районына бүленә: Дзержинский районы (122 248 кеше, 2010) Ленин районы (116 975 кеше, 2010) Тагилстрой районы (122 660 кеше, 2010)
Икътисад 170px|thumb|right|Уралвагонзаводының «проходная» бинасы Түбән Тагил — Урта Уралның кара металлургия һәм машиналар төзү үзәге.
Төп пердприятиеләр: Металлургия комбинаты Вагоннар төзү заводы («Уралвагонзавод») «Уралхимпласт» АҖ асбест-цемент әйберләр комбинаты казан-радиаторлар заводы тау-баету комбинаты Трикотаж фабрикасы, аяк киеме фабрикасы, тегү фабрикасы.
Югары уку йортлары Урал федераль университетының филиалы Түбән Тагил дәүләт иҗтимагый-педагогик академиясе Урал хокук, идәарә итү һәм икътисад институтының филиалы Урал дәүләт элемтә юллары университетының филиалы Урал дәүләт икътисад университетының филиалы
Галерея
Шәһәрдә туган танылган кешеләр Айдар Хисаметдинов — балет биючесе, Чуашстанның халык артисты (2014) Әнвәр Либабов — Россия кино һәм театр артисты, клоун-мим.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://www.ntagil.org/gorod/pasport.php?ELEMENT_ID=3171 Түбән Тагил «Минем шәһәр» энциклопедиясендә
Төркем:Свердлау өлкәсе шәһәрләре Төркем:Түбән Тагил Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре