Кикнур () — Киров өлкәсендә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Кикнур районының административ үзәге.
Халык саны — 4 972 кеше (2010).
География Кикнур Олы Какшан елгасы өстендә, Кировтан 236 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Түбән Новгород өлкәсендәге Шахунья шәһәре (70 км).
Тарих Кикнур беренче тапкыр 1555 елда телгә алына.
1929 елдан — Кикнур районының үзәге.
1966 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
Халык 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php 2010 4 130 5 841 6 654 5 410 4 972 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 75,9%76,6% чирмешләр 22,9%22,3%
Икътисад Агач эшкәртү сәнәгатенең предприятиеләре.
Искәрмәләр
Төркем:Киров өлкәсе шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:Киров өлкәсе район үзәкләре