250px|thumb|Эмблемасы 250px|thumb|right|Казан дәүләт энергетика университетының төп, «В» бинасы Казан дәүләт энергетика университеты (кыскача Энергоуниверситет, ) — Идел буе төбәгендә энергетика өлкәсендә белем бирүче бердәнбер профильле югары уку йорты.
Россиядә энергетика өлкәсендә махсуслашкан 3 югары уку йортының берсе (калган икесе Иваново һәм Мәскәүдә).
Тарих Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак 1968 елда барлыкка килде. Казан энергетика институтына университет дәрәҗәсе 2000 елда бирелде.
Белем бирү Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә җылылык һәм электр энергиясе, электротехника һәм электроника, тирә-мохитны саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла. Әлеге тикшеренүләрне гамәлгә ашыру буенча Казан энергетика университеты Россиядәге иң яхшы уку йортлары арасында тора.
Университетта уку-укыту процессында һәм фәнни тикшеренү эшләрендә уңышлы файдаланылган заманча корпоратив мәгълүмати-хисаплау челтәре һәм китап бастыру комплексы бар.
Университетның халыкара эшчәнлеге берничә төрле юнәлеш буенча алып барыла. Казан дәүләт энергетика университетында кадрларны әзерләү һәм өстәмә белем бирү буенча 3 халыкара фәнни-гамәли лаборатория эшли. Алар эре халыкара компанияләр белән бергәлектә оештырылган: DANFOSS (Дания), Siemens, Шнейдер Электрик.
Студент тормышы Университет Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең энергосистемалары өчен белгечләр әзерли. Бүгенге көнне уку йортында Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ, Азия һәм Африка илләреннән 10 меңнән студент һәм аспирант белем ала.
Югары уку йортында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәтләндерү дәресләре алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. 2009 елдан бирле «Шылаңгы» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында ел саен Татарстан югары уку йортлары спорт лагирләре арасында спартакиада оештырыла. Шулай ук университет студентлары шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда, эстафеталарда, Россиянең энергетика югары уку йортлары спартакиадасында актив катнаша.
Шәхесләр Җитәкчеләр 1968-1971 — Геннадий Быстрицкий 1971-1976 — 1976-1994 — Форель Тинчурин 1994-2003 — Юрий Нәзмиев 2003-2011 — 2011-әлегә — Эдвард Габдуллаҗанов
Укытучылар
Уку йортының укытучы-профессорлар составы 535 фәнни хезмәткәрдән (аларның 304е – фәннәр кандидаты, 66сы – фәннәр докторы) гыйбарәт.
Университетта белем бирүче мөгаллимнәрнең 24% фән докторы һәм профессор, 84% төрле дәрәҗәдәге галим. Университет галимнәре арасында Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспондентлары бар.
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1926 Форель Тинчурин А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты инженер-механикдиректор 2002-09-30 1937-04-01 Альберт Айнетдинов Казан (Идел буе) федераль университеты журналистгалимуниверситет профессоры 1939-09-25 Юрий Солуянов Нижгар ил яраклама үнивирситите төзүчедепутатуниверситет профессорытөзелеш инженеры 1940-09-12 Дамир Шәрәфетдинов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Төньяк-Көнбатыш идарә институты тарихчыжурналистархивист 2014-02-07 1945-02-17 Зәүр Бәширов 2006-07-18 1946-08-19 Юрий Нәзмиев Казан милли тикшеренү технология университеты сәясәтче 2006-07-27 1950-01-03 Петрушенко, Юрий Яковлевич А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты Yury Petrushenko 2011-11-20 1954-08-20 Ринат Нуруллин Казан дәүләт аграр университеты уйлап табучы 1957-04-08 Эдвард Габдуллаҗанов Мәскәү энергетика институтыКазан дәүләт финанс һәм икътисад институты сәнәгатьчегалимсәясәтче Edward Abdullazyanov Юрий Зуев Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүчебиофизик Ravil Agishev тикшеренүче Alexander Turanov Казан (Идел буе) федераль университетыРФА Казан физика-техника институты тикшеренүче
Тәмамлаучылар
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1955-03-27 Nasibulla Khusnullin җиңел атлет 1962-03-07 Айрат Шәймиев эшкуар ТАИФSibur 1974-09-29 Камил Нәҗмиев менеджер Минзәлә педагогика көллиятеGridCom RTТатарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 1993-12-20 Ильназ Габидуллин блогершагыйрьҗырчы
Искәрмәләр
Чыганак kazan1000.ru сайты. «Бүгенге Казан»
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Казан университетлары Төркем:Техник югары уку йортлары Төркем:Казанның Киров районы