Вакыйгалар 29 апрель — ССРБ-да беренче телетапшыру узды. 12 июль — Франциядә мушкетер Д’Артаньянга һәйкәл куела. 12 сентябрь — Париждан Токиога очып баручы D.33 һава көймәсе Никул районы Иске Бөртөк авылы янында җиргә бәрелә. 30 октябрь — Азнакай районы нигезләнә. 7 ноябрь — Мао Цзэдун Кытайны совет җөмһүрияте дип игълан итә.
Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1931 елда туганнар 10 гыйнвар — Нил Юзиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 15 гыйнвар — Сәяр Хәбибуллин, татар композиторы. 1 февраль — Борис Ельцин, беренче Русия президенты (2007 елда вафат була). 16 февраль — Идмас Үтәгәнов, Казан телевидение студиясе режиссеры. 2 март — Михаил Горбачёв, ССРБ-ның бердәнбер президенты. 24 март — Кенесбай Мусаев, төрки телләр белгече. 15 апрель — Рәшит Гәрәй, шагыйрь. 18 апрель — Морат Кәримов, физиолог-онколог, медицина фәннәре докторы (Алматы). 30 апрель — Әхмәт Галиев, 1973–1996 елларда «Казанкомпрессормаш» генераль директоры. 2 май — Алмас Булатов, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). 14 май — Рафаэль Мостафин, татар язучысы, тәнкыйтьче. 15 май — Радик Фәизов, язучы. 25 май — Мөкәрәмә Садыйкова, татар шагыйрәсе, драматург. 4 июнь — Миңнулла Чинкин, атаклы җиңел атлетика тренеры. 14 июнь — Роза Хәлиуллина, шагыйрә. 28 июнь — Габделхәй Сабитов, татар драматургы, прозаик. 21 август — Гали Даутов, техника фәннәре докторы, профессор, физика буенча татар телендә дәреслекләр авторы. 12 сентябрь — Хәниф Хәйруллин, татар язучысы, журналист. 20 сентябрь — Наил Биккенин, фәлсәфәче, КПСС ҮК аппаратында бердәнбер татар. 2 октябрь — Суфиян Сафуанов, татар галиме, әдәби тәнкыйтьче (Уфа). 23 октябрь — Марсель Зарипов, татар язучысы, журналист. 24 октябрь — Софья Гобәйдуллина, композитор. 8 ноябрь — Альберт Яхин, язучы, әдәбият галиме. 10 ноябрь — Рәшит Гобәйдуллин, композитор.
Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1931 елда вафатлар 26 февраль — Отто Валлах, алман химигы. март — Гайсә Еникеев, сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф. 11 май — Макар Евсевьев, мордва (эрзә) галиме, язучы, мәгърифәтче, профессор. 18 октябрь — Томас Эдисон, АКШ галиме. 21 октябрь — Артур Шницлер, Австрия драматургы. 8 декабрь — күренекле татар шагыйре Һади Такташ. Ибраһим Әхтәмов, сәясәтче, хокук белгече.
Төркем:1931 ел Төркем:Еллар