БМО эгидасы астында цивилизацияләр (БМО резолюциясе 53/22), иреклеләр (БМО резолюциясе 52/17), расизмга, раса дискриминациясенә, ксенофобиягә һәм аларга бәйле түземсезлеккә каршы көрәш өчен көчләрне мобилизацияләү (БМО резолюциясе 53/132) арасында Халыкара диалог елы дип игълан ителде.

Вакыйгалар Гыйнвар 1 гыйнвар — XXI гасырның һәм өченче меңьеллыкның башлануы. 15 гыйнвар — Википедия сайтының инглиз бүлеге үз эшен башлый. 20 гыйнвар — яңа АКШ президенты Джордж Уокер Буш инаугурациясе.

Февраль 5 февраль — 18:50 сәгатьтә Мәскәүдә «Белорусская-кольцевая» метро станциясендә шартлау булды.

Апрель 28 апрель — космоска беренче космик турист Деннис Тито китә.

Май 11 май — Википедиянең рус телендәге бүлеге барлыкка килүе игълан ителә.

Июнь 15 июнь — Кытай, Россия, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан җитәкчеләре тарафыннан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы төзелә. 21 июнь — тулы кояш тотылу күренеше. 29 июнь — Кофи Аннан икенче тапкыр БМО генераль сәркатибе булып сайлана.

Август 24 август — Казанда Татар радиосы эфирга чыга.

Сентябрь 11 сентябрь — АКШ Халыкара сәүдә үзәгенә һәм Пентагонга террористик һөҗүм ясала. Бу — АКШ-да иң зур террористик һөҗүм. Өч меңнән күбрәк кеше вафат.

Октябрь 7 октябрь — АКШ Әфганстанда хәрби кампаниясен башлый. 25 октябрь — Microsoft Windows XP системасы презентациясе.

Декабрь 18 декабрь — Интертат электрон газетасы чыга башлый.

Туулар

24 август — Сәидә Мөхәммәтҗанова, татар җырчысы. 1 декабрь — Айко, Япония императоры Акихито оныгы. 28 декабрь — Мэдисон Ловато, АКШ актриссасы.

Вафатлар

Гыйнвар 5 гыйнвар — Әмрулла Аги, Сталин лагерльлары турында истәлекләр китабын чыгарган мөһаҗир татар. 7 гыйнвар — Заһидулла Сюняев, нефтехимик галим. 31 гыйнвар — Гордон Диксон, АКШ язучысы-фантаст.

Февраль 17 февраль — Нургали Миңнеханов, Россиянең атказанган урманчысы.

Март 1 март — Минору Ода, япон галиме, астрофизик, Япониядагы космик тикшеренүләргә нигез салучыларның берсе. 10 март — Владимир Ворошилов, Нәрсә? Кайда? Кайчан? телеуенына нигез салучы. 22 март — Уильям Ханна, «Hanna-Barbera» анимация студиясына (Джозеф Барбера белән бергә) нигез салучы.

Апрель 2 апрель — Тәүфикъ Әйди, татар язучысы, прозаик, публицист. 7 апрелm — Дэвид Граф, «Полиция академиясы» фильмында катнашучы америка актёры.

Май 11 май — Дуглас Адамс, инглиз язучысы, «Галактика буенча автотуктаткычка юл күрсәткеч» романнар сериясы авторы. 13 май — Алексей Туполев, очкычлар инженеры, профессор, РФА академигы.

Июнь 13 июнь — Искәндәр Вәлиев, архитектор. 27 июнь — Туве Янссон, фин язучысы. 30 июнь — Чет Аткинс, АКШ гитаристы.

Июль 29 июль — Иззат Солтан, үзбәк галиме, академик, әдәбият белгече, тәнкыйтьче, драматург, дәүләт һәм иҗтимагый хезмәткәр (1910 елда туган).

Август 10 август — Әнвәр Бакиров, татар композиторы.

Сентябрь 2 сентябрь — Кристиан Барнард, Көньяк Африка хирургы, дөньяда иң беренче йөрәкне бер кешедән икенче кешегә күчереп утыртучы. 3 сентябрь Полин Кейл, америка кино белгече и кинотәнкыйтьче. Тхюи Чанг, америка актрисасы. 17 сентябрь — Вафирә Гыйззәтуллина (55), җырчы, юл-транспорт казасында. 26 сентябрь — Хәнәви Шәйдуллин (62), җырчы, ТАССР атказанган артисты (1989).

Октябрь 23 октябрь — Георгий Вицин, рәсәй театр һәм кино актеры (1917 елда туган).

Ноябрь 29 ноябрь — Джордж Харрисон, музыкант, «The Beatles» төркеменең катнашучысы. 30 ноябрь — Михаил Шляпников, Дан орденының тулы кавалеры.

Декабрь 1 декабрь — Әнәс Халидов, шәркыятче галим, профессор. 15 декабрь — Празат Исәнбәт, татар режиссеры.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Роберт Әхмәтҗанов, татар шагыйре («Тургай тәрәзәсе», «Кичке кошлар» китаплары өчен).

Нобель премиясе лауреатлары right|130px|БМО байрагы Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Эрик Корнелл, Вольфгаң Кеттерле һәм Карл Виман. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Уильям Ноулз, Редзи Ноери, Барри Шарплесс. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Леланд Хартвелл, Тимоти Хант, Пол Нерс. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Видиадхар Найпол. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джордж Акерлоф, Майкл Спенс, Джозеф Стиглиц. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Кофи Аннан.

Шулай ук карагыз

* Төркем:Еллар