Премик Рассел Таббс ул Америка Кушма Штатлары саксофонисты, җыр язучысы, язма ясаучысы һәм мульти-инструменталисты.
Карьерасы 1970-енче еллардан бирле ул күп артистлар белән эшләгән, мәсьәлән, Джон МакЛафлин, Нарада Майкл Уолден, Джексон Браун, Карлос Сантана, Джефф Бек, Йоко Огиноме, Сесил МакБи, Джордж Дюк, Стэнли Кларк, Джако Пасториус, Жан-Люк Понти, T.M. Стивенс, Уэйн Шортер һәм күп башкалар.Discography . premik.com Аның саксофон уйнавы "How Will I Know", "Baby Come to Me һәм "We Don't Have to Take Our Clothes Off" кебек хитларында яңгыраган.
1983 елда Премик Лонни Листон Смит-ның музыкаль төркеменә басс уйнаучысы Сесил МакБи белән кушылган. 1985 елда ул Монтрө Джаз Фестиваленда уйнаган һәм алар белән ике альбомны язган. 1991-1994 елдан ул Скарлет Ривера (Боб Дилан-ның скрипкачысы) белән тур эшләгән. Алар шулай ук Spyro Gyra өчен шоулар ачканнар. Киләсе елларда ул джаз скрипкачысы Джули Лионн Либерман, Клара Понти, Венди Старланд белән һәм 2007 елда Radio Massacre International әгъзасы буларак тур ясаган. 2011 елның ноябрендә ул Чандрика Тандон һәм Стив Горн белән тур ясаган.
Күптән түгел ул Стинг, Леди Гага, Ravi & Anoushka Shankar белән чыгыш ясаган. 2012 елның апрелендә Премик, Карнеги Холлда Элтон Джон, Джеймс Тейлор, Мэрил Стрип, Дженнифер Хадзон, Бруно Марс, Катарин МакФи, Брин Терфел, Розанн Кэш һәм Винс Джилл катнашы белән Джунгли Фонды өчен Ревлон Концерты-нда катнашырга чакырылган булган .Short Bio . premik.com Премик гуру Шри Чинмой, Стив Брук һәм Шамбһу Вайнберг белән берничә дөнья музыкасы язмалары һәм шулай ук төрле кыска фильмнар өчен музыканы язган. 2014 елның 17 апрелендә ул "Джунгли Фонды Иганә Концерты"ның төркеменең өлеше булган, монда Стинг, Леди Гага, Бруно Марс, Элтон Джон, Тина Тёрнер, Брюс Спрингстин, Пол Саймон, Джеймс Тейлор, Диана Росс, Стиви Уандер, Билли Джоэл, Мэрил Стрип, Дженнифер Хадзон, Вилл Феррелл һәм күп башка артистлар катнашкан. Премикның Патша Филармония Оркестры белән Кройдонда 25 апрелендә уйнавы игълан ителгән булган.
Дискография 1974: Mahavishnu Orchestra – Visions of the Emerald Beyond 1976: Narada Michael Walden – Garden of Love Light 1977: Narada Michael Walden – I Cry, I Smile 1980: Carlos Santana & Herbie Hancock – The Swing of Delight 1984: Lonnie Liston Smith – Silhouettes 1985: Lonnie Liston Smith – Rejuvenation 1985: Clarence Clemons – Hero 1985: Whitney Houston – Whitney Houston 1986: Jermaine Stewart – Frantic Romantic 1987: Whitney Houston – Whitney 1989: Yoko Oginome – Verge of Love 1989: Regina Belle – Stay with Me 1989: Kid 'N Play – Face the Nation 1992: Calverly – Avalon 2001: Premik Russell Tubbs – Equinox 2002: Ali Appel – Crooked Line 2004: Premik Russell Tubbs – Mission-Transcendence 2006: Gerald Jay Markoe – Celestial Music for Sitar 2007: Mahavishnu Orchestra – Return to the Emerald Beyond 2010: Premik Russell Tubbs & Steve Booke – Pratyavartana 2011: Fiona Joy Hawkins – Christmas Joy 2012: Fiona Joy Hawkins – Sensual Journeys 2012: Ronnda Cadle – Will's Embrace 2012: Dan Kennedy – Intuition 2012: Heidi Anne Breyer – Beyong the Turning 2012: Rebecca Harrold – The River of Life 2013: Asher Barkin – Birchos Avicha 2013: Shambhu – Dreaming of Now 2014: Masako – Call of the Mountains Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Premik.com Official Site
Төркем:Һинд дине шәхесләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шри Чинмой Үзәге Төркем:Һинд дине музыкасы