Бенеди́кт XVI (, Бенеде́тто XVI, , Бенеди́кт XVI, ), чын исеме Йо́зеф Алои́з Ра́тцингер () — католик дин әһеле, 265 нче Рим папасы (2005-2013).
Тәрҗемә-и хәле Ул Марктль шәһәрендә бавар гаиләсендә туа. 1946—1951 елларда Мюнхен университетында теология һәм фәлсәфә фәннәре буенча югары белем ала. 1951 елның 29 июнендә рухани дәрәҗәсен ала. 1953 елда фәнни диссертация яклый, озак еллар дәвамында төрле лекцияләр укый. 1977 елда архиепископ һәм кардинал дәрәҗәләрен ала.
Папалыгы 2005 елның 19 апрелендә Конклав тарафыннан Рим Папасы булып сайлана. Аның шушы вазифада булу вакыты шактый гаугалы була, аның Исламга карата әйтелгән сүзләреМеркель защищает Папу Римского , педофилия белән бәйле мәсьәләне чишмәү, холокостны яманлаган епископны чиркәүдә калдыру кебек вакыйгалар каты тәнкыйть утына тотыла. 2013 елның 11 февралендә Бенедикт XVI үз теләге белән вазифасыннан китүен белдерәРим папасы Бенедикт XVI сәламәтлеге сәбәпле вазифасыннан китә. 27 февраль көнне ул Изге Петр мәйданында халык алдына соңгы сүз белән чыгаРим папасы Бенедикт XVI соңгы сүз белән халык алдына чыкты. 28 февраль көнне ул тантаналы төстә Ватиканнан китә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Франциск (папа)
Төркем:Рим папалары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре