Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк – 2019 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970) Шакиров Ильгам Гильмутдинович. Татар филармониясе сайты. Сарман районының (2015), Казан шәһәренең (2006) мактаулы гражданы.

Биография 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.1972 елда аклана. Кара: Списки жертв: Гильми Шакиров

Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар. Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне–үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды Халык яшәгәндә, Илһам яшәр! «Мәйдан», 2005 ел, гыйнвар, 18нче бит. 1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.

1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.

1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.Рузилә МӨХӘММӘТОВА: "Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Илһам Шакировка “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала" - Интертат.ру, 21.11.2017

2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләндеЯңа татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны җирләделәр. «Татар-информ» МА, 18.01.2019

Гастроль-концерт эшчәнлеге

Альбомнар

Иң күренекле җырлары «Кара урман» «Зиләйлүк» «Тәфтиләү» «Әллүки» «Хуш, авылым» «Сандугач» «Сарман» «Өченче көн тоташ кар ява» «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем» «Син сазыңны уйнадың» «Бик еракта идек без» «Бер алманы бишкә бүләек» «Әдрән диңгез» (Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасыннан) «Идел буе каеннары» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) «Очрашу җыры» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре) «Һаман истә» (Ләбиб Айтуганов сүзләре) «Гөлмәрьям» (Гамил Афзал сүзләре) «Җиз кыңгырау моңнары» (Әнгам Атнабаев сүзләре, Вәсил Хәбисламов көе)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1964 — Татарстан Республикасының Атказанган артисты 1969 — Татарстан Республикасының Халык артисты 1973 — РСФСР-ның атказанган артисты 1981 — Каракалпакстан АССР-ның халык артисты 1983 — РСФСР-ның халык артисты 1970 — Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе 1986 — Халыклар Дуслыгы ордены 2000 — П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе 2005 — "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2006 — «Сарман районының беренче санлы шәрәфле ватандашы» 2006 — Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы 2010 — Почет (Хөрмәт) ордены (РФ) 2015 — Сарман районының мактаулы гражданы список Почетный гражданин(1).pdf

Хәтер

2019 — «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге концертлар залына исеме бирелгән. 2019 — Сарман балалар сәнгать мәктәбенә исеме бирелгән. 2019 елның 30 августында, Республика көнендә, Сарманның Ленин урамында, Сарман балалар сәнгать мәктәбе каршында, бюсты ачылган (бюст авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин, иганәче — Илдар Гамиров). Тантанада Кадрия Идрисова, Роберт Андреев, Зөһрә Шәрифуллина, Вәсим Әхмәтшин һ. б. иҗат әһелләре катнаша Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды. «Сарман», 30.08.2019. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсына РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә Международный телевизионный конкурс молодых исполнителей «Татар моңы». Татгосфилармония, 10.10.2022. 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән җырчыларны бүләкләү өчен Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә кертелгән. 2020 елның 3 октябрендә Татарстан хөкүмәтенең 2020 елның 15 июнендә чыккан 488нче санлы карары нигезендә, Казанның Николаев урамындагы җырчы яшәгән 5нче йорт диварында истәлек тактасы ачылды. Уң ягына татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәде» дип язылган. Сул ягына җырчының сурәте урнаштырылган. Истәлек тактасының скульпторы — Фәнил Вәлиуллин. Тактаны эшләү 300 мең сумга төшкәнАның васыяте — туган телебезне, моңыбызны саклау иде. Азатлык радиосы, 3.10.2020. 2023 елда Тукай районы администрациясе «милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан» республика күләмендә Илһам Шакиров исемендәге I Республика «Илһам - Вдохновение» фестиваль-бәйгесе оештыра.Зилә Мөбәрәкшина. Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була. Татар-информ, 9.03.2023 2023 елда татар композиторы Ильяс Камал җырчыга «Кара урман аша» дип аталган симфоник поэмасын багышлый. Симфоник поэманың премьерасы Уфада узган. Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Милли симфоник оркестры (ru) әсәрне Башкортстан һәм Татарстан композиторларының көйләреннән торган концертта башкарган. Симфоник поэма партитурасында Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар файдаланылган. Уфада Илһам Шакировка багышланган симфоник поэманың премьерасы булды. Татар-информ, 5.04.2023Лейла Аралбаева. В Уфе прозвучала премьера посвященной певцу Ильгаму Шакирову симфонической поэмы. Башинформ, 5.04.2023 2023 елда «Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарганЗилә Мөбәрәкшина. «Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарган. Татар-информ, 25.08.2023 Ильгам Шакиров альбом Родные напевы. Яндекс Музыка. Альбомда «Мелодия» фирмасының бай архивыннан реставрация ясалган Илһам Шакировның язмалары тәкъдим ителгән (баянда Рамил Курамшин). 2025 ― Казан шәһәре Вахитов районында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге янында урнашкан скверга «Илһам Шакиров исемендәге сквер» исеме бирелгән Казанда ике скверның исемен расладылар. Татар-информ, 10.04.2025. 2025 ― «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмы төшерелгән (фильмның режиссеры һәм сценаристы – Рәдиф Кашапов). Фильм беренче мәртәбә 2026 елның 10 гыйнварында Татарстан Милли китапханәсендә күрсәтелгәнФирүзә Гыйниятова. Милли китапханәдә Илһам Шакировка багышланган документаль фильм күрсәтелде. Татар-информ, 10.01.2026. 2025 ― «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән «Ватан 21» кинокомпаниясе 3 серияле «Илһам» нәфис фильмын төшерә (режиссерлар Олег Кондрашов, Рамил Гәрәев), баш рольне ― Илһам Шакировны Марсель Мөсәвиров уйныйЛяля Гайфутдинова. Артист из Челнов Марсель Мусавиров сыграет главную роль в сериале «Илhам». «Челнинские известия», 17.12.2025.Рузилә Мөхәммәтова. Телесериалда Илһам Шакиров ролен башкаручы Марсель Мөсәвиров: «Тышкы яктан аңа охшаталар». Интертат, 10.02.2025. Өч серияле «Илһам» фильмының презентациясе 2026 елның 3 июлендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе бинасында узган. Фильмның премьерасы 2027 елның гыйнвар бәйрәмнәрендә ТНВ телеканалында була ТНВ Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан өч серияле «Илһам» фильмын тәкъдим итте. Татар-информ, 3.07.2026. 2026 ― Казанда, Илһам Шакиров скверында Илһам Шакиров һәйкәле урнаштырыла. Авторы ― Денис Мельников (1979 елгы; Казанда Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсеЮлай Низаев. Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылу тантанасы булды. Татар-информ, 8.05.2025). Һәйкәл конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынганЗилә Мөбәрәкшина. Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны билгеле. Татар-информ, 30.03.2026.

Искәрмәләр

Әдәбият Равил Фәхретдинов. Җырчы: (Илһам Шакиров).— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.

Сылтамалар

Ильгам ШАКИРОВ: Я пою не как Уандер, а как Шакира Прощальный концерт Ильгама Шакирова Шакиров Ильгам Гильмутдинович. Татар филармониясе сайты Аяз Гыйләҗев. Айлы көннәрдә (Илһам Шакировка 60 яшь тулу уңаеннан). - «Сөембикә» журналы, №2, 1995 ел. Эльмира Закирова. ИЛҺАМ ШАКИРОВКА ГАШЫЙК ИДЕК! - «Сөембикә» журналы, 17.01.2019 ИЛҺАМ ШАКИРОВ ХАКЫНДА 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ - «Сөембикә» журналы, 17.01.2019

Шулай ук карагыз Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Галерея

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Каракалпакстан АССР халык артистлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Илһам Шакиров Төркем:Сарман районының мактаулы гражданнары