Кәбир Бәкер, Кәбир Кәрим улы Бәкеров (Кабир Каримович Бакиров; 1885 елның 25 феврале, РИ, Ырынбур губернасы, Түбән Әҗүрки ― 1944 ел, СССР, РСФСР, Куйбышев) — мәшһүр татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе. Габдулла Тукай даирәсеннән.

Биография Кәбир Бәкер хәзерге Ырынбур өлкәсе Илек районына керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә 1885 елның 25 февралендә туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер Казанда 1907-1908 елларда Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ. б. белән бергә “Әл-ислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. 1918 елда ул Ташкәнт шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. 1917 елда “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара. 1924 еллар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан Ташкәнткә килә. 1930 елларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән Самарга кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. 1944 елның февралендә Самарда вафат була.

Гаиләсе Әтисе Кәрим, Ырынбур округы Нижне-Озерная () бистәсе мулласы, әнисе Рабига Исмәгыйльҗан Абдулкаһһар бай кызы, Ырынбурда туган. Гаиләдә унөч бала була. Хатыны Рабига (?-1964). Улы Тургут (1918), инженер-төзүче (Самар). Кызы Гөлнар (1926), табиб-эндокринолог (Самар), аның кызы Диләрә, оныгы Роман.Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 915нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9

Хәтер 2026 елның 16 июнендә Самараның Юзовский урамында урнашкан татар зиратындагы каберендә яңартылган кабер ташы ачылган. Чарада язучы Рабит Батулла, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев катнашкан Самарада Кәбир Бәкер истәлеген хөрмәтләделәр. Всемирный конгресс татар, 18.06.2026. Искәрмәләр

Әдәбият Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 36нчы бит. Сылтамалар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар драматурглары