Роза Хәбибуллина (сәхнә псевдонимы), чын исеме Роза Җәфәр кызы Шакирова (Роза Жафяровна Шакирова (Хабибуллина); 1959 елның 15 феврале, СССР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли) — педагог, Мәскәү шәһәренең «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп» ДБМУ директоры; татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәл Роза Җәфәр кызы Хәбибуллина 1959 елда Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында укытучылар гаиләсендә туган. Авыл мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, җырга сәләтле кыз Казан музыка училищесына вокал буенча укырга керә. Казан дәүләт консерваториясендә хәзерлек бүлегендә укый (1982 ел чыгарылышы). Шунда ул җырчы булып формалаша. Тавышы матур, кабатланмас лирик сопрано. Профессиональ җырчы хезмәтен ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булып башлый.
Соңрак Москонцертның «Хыял» төркемендә, Уфада «Җидегән йолдыз» мәдәният үзәге һәм Ренат Ибраһимов җыр театрында эшли. Композитор Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Хыял» төркеме җырчысы, соңгы ун елда төрле фестивальләрдә мактаулы урыннар казанган «Айкай» яшьләр җыр төркеме җитәкчесе буларак билгеле булды. Мәскәүдә яши, педагогик хезмәт белән дә шөгыльләнә. Ә инде мәскәүлеләргә Асадуллаев йорты дип аталган мәдәни үзәк кайтарылганнан бирле Роза Хәбибуллина үзәкнең мәдәният җитәкчесе булып эшли. һәм тәмамлаган.
Мәскәү шәһәренең «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп» ДБМУ директорыРоза Шакирова: «Меня всегда обижает и злит, когда люди стесняются своего родного языка». Миллиард Татар, 31.10.2022.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган артисты Мәскәү шәһәр Думасының Мактау грамотасы ― шәһәр җәмгыяте алдындагы казанышлары өчен 2024 ― «Әл-Фәхр» ордены (РФ МДН) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән программаларга ярдәм иткәне, мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткәне, Россия халыкларының бай мирасы белән таныштыра торган күпьеллык иҗади эшчәнлеге өченМөфти шәех Равил Гайнетдин Роза Шакированы «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 21.12.2024 Искәрмәләр
Сылтамалар
Сайт nizgar.ru Роза Хәбибуллина: «Мин гомерем буе татарга хезмәт иткәнмен»
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Әл-Фәхр ордены кавалерлары Төркем:Сопранолар