(, ) — Кемерово өлкәсенең административ үзәге Кемерово шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Россиянең 33 терәк университеты исәбенә керә.

1953 елда Кемерово дәүләт педагогика институты буларак нигезләнгән. Университет статусын 1974 елда ала. 2018 елның 31 гыйнварында КемДУга Кемерово азык сәнәгате технологик институты () структур бүлекчә итеп кушыла. Forbes һәм «Эксперт» РА версиясе буенча, 2020 елга әлеге югары уку йорты Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты арасына керә, ул 98 урынны алып тора.

Тарих Кемерово педагогика техникумы (1928—1949) Щегловск шәһәрендә (1932 елдан — Кемерово) педагогика техникумы 1928 елның октябрендә ачыла. Техникумда 3 бүлек: рус-мәктәп бүлеге, чуаш-мәктәп бүлеге (1943 елга кадәр эшләгән), мәктәпкәчә бүлек булган. 3 бүлеккә 40 кеше кабул ителгән.

РСФСР Халык Мәгарифе Комиссариатының 1937 елның 7 гыйнварындагы 58нче номерлы боерыгы белән педтехникум педучилище итеп үзгәртелә. 1943 елда читтән торып уку бүлеге ачыла.

1928—1949 елларда Кемерово педагогика училищесы 2 360 укытучы һәм 117 балалар бакчасы хезмәткәре әзерли.

Кемерово укытучылар институты (1949—1953) 1949 елда Кемерово педагогия училищесы укытучылар институты итеп үзгәртелә. Укытучылар институтының 2 бүлеге: физика-математика, рус теле һәм әдәбияты бүлекләре була. Институтта белгечләр әзерләү көндезге уку һәм читтән торып уку формасында алып барыла. Көндез 200 кеше, читтән торып — 125 кеше укыган. Институтта уку вакыты 2 ел тәшкил иткән. Институт җидееллык һәм урта мәктәпләрнең 5—7 сыйныфлар өчен укытучылар әзерләгән. Директорлар: А. С. Кубасов (1949-1952); Л. И. Муромцев (1952-1953).

Кемерово дәүләт педагогика институты (КДПИ) (1953—1973) СССР Министрлар Советының 1952 елның 11 августындагы һәм РСФСР Министрлар Советының 1952 елның 19 августындагы карарлары нигезендә 1953 елның 1 сентябрендә педагогика институты ачыла. 1953 елда педагогика институтында 2 факультет: рус теле һәм әдәбияты; физика-математика факультетлары була. 1954 елда тарих-филология факультетында тарих бүлеге ачыла. 1957 елда Совет проспекты буенча яңа уку корпусы төзелә башлый. 1962 елда чит телләр факультеты ачыла. 1963 елда химия-биология факультеты оештырыла. 1964 елда физик тәрбия факультеты ачыла, физика-математика факультеты ике мөстәкыйль факультетка: физика һәм математика факультетларына, тарих-филология факультеты рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме факультетларына бүленә. 1965 елда вузда беренче докторлык диссертацияләре яклана. 1970 елда әзерлек бүлеге (рабфак) ачыла. КДПИ 20 ел эшләү дәверендә 9 000нән артык укытучы һәм белгеч әзерләп чыгара, югары мәктәп өчен укытучы кадрлары әзерли башлый.

Кемерово дәүләт университеты (КемДУ) Кемерово дәүләт университеты 1974 елның 1 гыйнварында СССР Министрлар Советының 1973 елның 22 февралендәге 122нче номерлы карары, РСФСР Министрлар Советының 1973 елның 2 мартындагы 112нче номерлы карары һәм РСФСР Мәгариф һәм фән министрлыгының 1973 елның 6 апрелендәге 136нчы номерлы боерыгы нигезендә Кемерово дәүләт педагогика институты базасында ачыла. РСФСР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының 14.02.1974 елның 14 февралендәге № 80 боерыгы нигезендә, Кемерово дәүләт университеты ректоры итеп химия фәннәре докторы, профессор В. А. Михайлов билгеләнә. Университетта эшли башлавының беренче елында 10 факультет (математика, физика, химия, биология, тарих, филология, икътисад-хокук, роман-герман филологиясе, физик тәрбия, мәктәпкәчә факультетлар) була. 1974 елда Терешкова урамында университетның яңа корпусы ачыла. 1978 елда икътисад-хокук факультеты икегә: икътисад һәм юридик факультетларга аерыла. 1980 елның 17 гыйнварында Красная һәм Васильев урамнары киселешендә урнашкан 1нче корпусны ачу тантанасы була. Митингта КПССның Кемерово өлкә комитеты беренче секретаре Л. А. Горшков, очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы А. А. Леонов катнаша. 1980 елда аудиторияләр блогы һәм гуманитар факультетлар корпусы төзелеше тәмамлана. 1981 елда КемДУ РСФСР югары уку йортлары арасында социаль ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урын, студентларның хезмәт, көнкүреш һәм ялын оештыру буенча вузларның Бөтенсоюз ярышында 3нче урын алган. 1983 елда КемДУга Бөтенсоюз читтән торып укулы финанс-икътисад институтының () Кемерово филиалы кушыла. 1986 елда Студентлар төзелеш отрядлары өлкәдә иң яхшысы дип табыла. 1989 елда Сәламәтлек үзәге ачыла. 1990 елда КемДУ каршында Квалификацияне күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү буенча тармакара төбәк үзәге төзелә. 1995 елда социаль-психология факультеты ачыла. 2003 елда сәяси фәннәр һәм социология факультеты ачыла. 2013 елда КемДУга үзгәртеп кору юлы белән Кузбасс дәүләт педагогика академиясе кушыла. 2017 елның апрелендә КемДУ Россиянең 33 терәк вузы арасына кертелә. 2017 елның декабрендә КемДУ төбәкнең инновацион, технологик һәм социаль үсеше университет үзәге статусын ала. 2018 елның 1 февралендә Кемерово азык-төлек сәнәгатенең технология институты КемДУга структур бүлекчә буларак кушыла.

Структура Институтлар 2020 ел башына университетка 15 институт кергән: Биология, экология һәм табигый байлыклар институты Тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты Мәгариф институты Социаль-психология институты Инженер технологияләре институты Азык-төлек сәнәгате технология институты Физик тәрбия һәм спорт факультеты Филология, чит телләр һәм медиакоммуникацияләр институты Фундаменталь фәннәр институты Икътисад һәм идарә институты Юридик институт Һөнәри юнәлеш бирү институты Урта техник факультет Электрон мәгариф коммуникацияләре институты Саннар институты

Филиаллар

Новокузнецк институты (филиал) Официальный сайт НФИ КемГУ Анжеро-Судженск филиалы Белово институты (филиал)

Диссертация советлары Университетта 14 фәнни белгечлек буенча 7 диссертация советы гамәлдә.

Онлайн - журнал «Вестник КемГУ» — онлайн - журнал.

Шәхесләр Ректорлар Леонид Иван улы Муромцев (1953—1953) Валентин Семён улы Постников (1953—1960) Константин Фёдор улы Боченков, (1960—1963) Николай Николай улы Чистяков (1963—1974) Пётр Тимофей улы Николаенко (1974—.1974), ректор Владимир Андрей улы Михайлов (1974—1978) Юрий Александр улы Захаров (1978—2005) Борис Павел улы Невзоров (2005—2005), ректор в.б. Илья Прохор улы Поварич (2005—2007) Ирина Альберт кызы Свиридова (2007—2012) Владимир Алексей улы Волчек (2012—.2016) Александр Юрий улы Просеков (2016—).

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем датасы үлем урыны Сечкарев, Алексей Владимирович 1927-01-18 Санкт-Петербург дәүләт университетының физика факультеты 2007-03-08 Yakov Sher 1931-06-21 Чимкәнт Кыргыз милли университеты тарихчыархеологуниверситет профессоры 2019-04-182019-04-17 Балашиха Поплавной, Анатолий Степанович 1941-07-23 Боготол (шәһәр) Томск дәүләт университеты Валерый Іванавіч Анісімаў 1945-05-15 Arbuzynka Кемерово дәүләт университетыMozyr State Pedagogical University named after I.P. Shamyakin 2011-04-01 Сидорин, Юрий Юрьевич 1946-09-26 Беларусь Томск политехника университеты L. A. Araeva 1947-02-03 Кемерово Кемерово дәүләт университеты филологуниверситет профессоры 2021-02-09 Мәскәү Oleg V. Kim 1974-05-13 Кемерово дәүләт университетыТомск дәүләт университеты тарихчы 2016 Александр Просеков 1976-05-01 Топки Kemerovo Institute of Food Science and TechnologyРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе"Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты галим 2007 2013 Michaíl Andréevič Osádčij 1985-03-07 Топки Кемерово дәүләт университеты галим Vladimir G Druzhinin 20th century Кемерово дәүләт университеты генетик 1996-07 1998-12 Albert G Nasibulin Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университетыКемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2010-04-01 Sergey D. Shandakov Кемерово дәүләт университетыМәскәү физика-техника институты тикшеренүче 2016-01-29 Olga O. Babich тикшеренүче 2018 Lyudmila Asyakina тикшеренүче 2007 Anna Zhukova тикшеренүче Vladimir Anan'ev Томск политехника университеты тикшеренүче Alena Bedareva Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2005-09-01 Igor A Fedorov тикшеренүче 2010-04-26 2016-01-18 Yurii N Zhuravlev тикшеренүче Evgeny V. Pomeshkin тикшеренүче 2010-10-26 Alexey Kosobutsky Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче Anatoly Y Mitrofanov Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2012-07-01 2016-08-31 Maxim Sinitsky Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче Alexey N Volkov Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2012-02-26 Aleksey V Larionov Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче Svetlana Pomeshkina тикшеренүче 2018-02-01 Svetlana Ivanova тикшеренүче 1990-09 Mikhail S Yanitskiy тикшеренүче 2018-02 Valery Pavsky тикшеренүче 1999 Alexey Fribus Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2003-09-01 Yu N Zakharov тикшеренүче 2014-09-01 2021-08-31 V P Volobaev Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче 2022-09-01 Timofey Leshukov Кемерово дәүләт университеты тикшеренүче

Тәмамлаучылар