thumb|300px|логотип , кыскача КАТК (, ) — 1932 елда оешкан, көллият статусын 2007 елда алган. СССР авиация сәнәгатенең күпьеллык министры Пётр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Казан шәһәренең Соцгород микрорайонындагы Копылов урамында урнашкан.
Тарих Казан авиация институтында илдә авиация барлыкка килү һәм көчле үсеш чорында оештырыла. Баш Авиапромның 1932 елның 10 апрелендәге боерыгы нигезендә техникум 1932 елның 2 маеннан башлап мөстәкыйль уку йорты буларак эшли.
1946—1947 елларда Казан мотор төзүчеләр берләшмәсе һәм Казан авиация заводы нигезендә 1 нче һәм 2 нче номерлы филиаллар булдырыла.
1959 елда читтән торып уку бүлеге ачыла.
1964 елда икенче филиал Казан вертолёт заводындагы филиал белән Казан кичке авиация техникумы итеп үзгәртелә.
1970—2007 елларда техникум ТАССР Югары Советы Президиумының, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
1972—1987 еллар — ТАССР махсус урта уку йорты өчен база техникумы.
1997 елда Казан авиация техникумына Казан кичке авиация техникумы кушыла.
2007 елда дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләре буенча техникумга көллият уку йорты төре билгеләнә. Көллияткә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, СССР Авиация сәнәгате министры П.В. Дементьев исеме бирелә.
Бүләкләр
«Россиянең иң яхшы 100 урта махсус уку йорты» лауреаты; «Мәгариф» өстенлекле милли проект конкурсы җиңүчесе (2008, 2009); Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында гамәли бакалавриат әзерләү буенча конкурс җиңүчесе (2010)
Шәхесләр Директорлар Залалов Ильгиз Ирекович
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1946 1957 Заһидә Тинчурина 1897-06-13 Казан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты актёрмөгаллим Zakhida Tinchurina 1988-08-13
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1935 Михаил Доронин 1916-01-19 Козловец 1996-04-29 Павел Саначин 1918-07-12 Бөрсет архитектор 1984-05-05 Хәйдәр Акалаев 1921-12-21 Тараз 1997-04-16 Гүрги Мәмәков 1926-12-02 Керәшен Казысы 2007-02-03
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1932 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Казан урта һөнәри уку йортлары