Михаил Михайлович Глухов (1930 ел, 20 ноябрь — 2018 ел 9 декабрь) — Совет һәм Россия криптографы, дәүләт именлек полковнигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Криптография академиясенең академик-секретаре һәм хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе Михаил Михайлович Глухов 1930нче елның 20нче ноябрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасында, Октябрьский (хәзер Нурлат районы) районының Тюрнәс авылында туа.

1951 елдан Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге РСФСР Мәгариф министрлыгының Мәләкәс дәүләт укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, туган авылындагы урта мәктәптә математика укытучысы булып эшли. 1954 елдан — РСФСР Мәгариф министрлыгының югары уку йортларының төп идарәлегенең Мәләкәс дәүләт педагогия институты өлкән укытучысы. 1958 елдан ул В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укый. 1961 елдан Мәләкәс дәүләт педагогия институты факультеты деканы итеп билгеләнә.

1962 елдан — СССР КГБ-сының радиоразведка органнарында — СССР КГБ Сигезенче төп идарәлегенең өлкән тикшерүчесе. 1969 елдан — Криптография кафедрасы доценты, 1973 елдан — Ф. Э Дзержинсикий исемендәге СССР КГБ югары мәктәбенең техник факультетының югары математика кафедрасы мөдире.

1993 елдан — Криптография, элемтә һәм информатика институты профессоры. 1994 елдан Россия Федерациясе Криптография Академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1997 елдан — математика проблемалар бүлегенең академик-сәркатибе.

Бүләкләре

Хөрмәт Билгесе ордены Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Дәүләт именлегенең мактаулы хезмәткәре

Библиография

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Төркем:Шәхесләр:ТАССР Төркем:Полковниклар (ССРБ) Төркем:Татарстанда туганнар Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:9 декабрь көнне вафатлар Төркем:1930 елда туганнар Төркем:20 ноябрь көнне туганнар