right|300px|thumb|Спектакльдан кадр.Р. Төхфәтуллин (), О. Фазылҗанов () «Телсез күке» – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган 2 бүлекле роман. Драматург – Зөлфәт Хәким. Дәвамы 2 сәгать 55 минут. Спектакльнең премьерасы 2004 елның 10 ноябрендә булды, театр репертуарында 2012 елга кадәр сакланды. 2009 елда спектакльнең иҗат төркеме (драматург Зөлфәт Хәким, композитор Рим Хәсәнов, актер Рамил Төхфәтуллин һәм художник Сергей Скоморохов) Габдулла Тукай дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

Сюжет 1939 ел. Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган канлы сугышта ике татар очраша. Зариф дигәне Татарстандагы Субай авылыннан, Зыятдине Финляндиядә туган татар егете. Нәсел җепләре бер үк авылга илткән, җитмәсә туган тиешле бу татар егетләре сугышта һәркайсы үз илен яклап сугыша. Сиздерми генә килеп Зарифны атарга хәзерләнгән Зыятдин карга чумган Карелия урманнарын сискәндереп җибәргән моңлы җырдан каушап кала. Ул атарга хәзерләнгән солдат аның өчен иң кадерле булган татар телендә әнисе яраткан җырны җырлый бит.

Артистлар Зәйнуллин Зариф Хәбибрахман улы Зариф карт – Әзһәр Шакиров Зариф яшь чакта – Олег Фазылҗанов Зимин Федор Семенович Зимин – Наил Дунай Зимин яшь чакта, Зиминның оныгы – Искәндәр Хәйруллин Галиәкбәр улы, Зыятдин оныгы Хәмит – Рамил Төхфәтуллин Кәшифә оныгы Назимә – Гөлчәчәк Гайфетдинова Лебедев Анатолий Евсеевич – Айрат Арсланов Шаталов Иван – Минвәли Габдуллин Рассуханов Аслан – Радик Бариев Севрюгин Михаил – Илдус Габдрахманов Яхно Сергей – Рамил Вәҗиев Корреспондент – Мәрьям Йосыф Оператор – Алмаз Сабирҗанов

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Галиәсгар Камал ис. театры сайты Әсәр тексты @ Татарстан китап нәшрияты сайты Фәрит Бикчәнтәев режиссурасы

Моны да карагыз Телсез күке (роман) Телсез күке (фильм)

Төркем:Әлифба буенча спектакльләр Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Камал театры спектакльләре