БМО тәкъвимендә — Халыкара бала елы. Time журналы 1979 ел кешесе дип Ислам инкыйлабы җитәкчесе Аятолла Хәмейнины атый.
Вакыйгалар 22 гыйнвар — Казанда КДУның мәдәният һәм спорт комплексы (КСК УНИКС) төзелеше башлана. 11 февраль — Тәһранда Аятолла Хомейни тарафдарлары инкыйлабта җиңүен игълан итә. 17 февраль — 16 март — Кытай-Вьетнам сугышы. 17 февраль — Сент-Люсия утрау-дәүләте Бөекбританиядән бәйсезлеккә ирешә. 4 май — Маргарет Тэтчер Бөекбритания премьер-министры вазифаларына керешә. 1 июнь — Зимбабве бәйсезлеге игълан ителә. 17 июль — Никарагуа диктаторы Анастасио Сомоса АКШ-га качып китә. 3 август — Экваториаль Гвинеядә хәрби көчләр белән хөкүмәт бәреп төшерелә. 4 ноябрь — Тәһранда студентлар, АКШ илчелегенә бәреп кереп, 53 америкалыны әсир итә. 19 декабрь — Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеров Әлдермештән Әлмәндәр спектакле өчен театраль сәнгатьтә РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе ияләре булалар. 25 декабрь — Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә.
Туулар
9 март — Ренат Биккинин, татар көрәшчесе, грек-рим көрәше буенча Европа чемпионы. 4 апрель — Хит Леджер, Америка актеры. 19 апрель — Кейт Һадсон, АКШ актрисасы. 21 апрель — Джеймс МакЭвой, шотланд актеры. 4 май — Наташа Башурина (1979-2010), шагыйрә, журналист. 18 май — Радик Сабиров (1979-2026), журналист, баш редактор, әдәбиятчы-галим, җәмәгать эшлеклесе. 30 июнь — Лилия Сәрвәрова, педагог, музыковед, фольклорчы, этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (2015). 27 август — Фәридә Корбангалиева, татар журналисты, «Россия» каналы алып баручысы. 17 сентябрь — Рамил Нуриманов, татар көрәшчесе, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы. 17 октябрь — Альбина Шаһиморатова, татар опера җырчысы, сопрано. 31 декабрь — Вәсилә Фәттахова (1979—2016), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар җырчысы.
Вафатлар
26 гыйнвар — Петр Гаврилов, Советлар Берлеге Каһарманы вафат була. 7 февраль — Габдрахман Әпсәләмов, татар язучысы. 7 февраль — Зифа Басыйрова, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы. 23 март — Җәвад Алмаз, татар әдәбияты галиме. 2 апрель — Отто Бадер, археолог, тарихчы, Идел-Чулман төбәгенә күпсанлы архологик экспедицияләр оештыручысы. (t. 1903) 24 июнь — Мөхит Кичүбаев, татар драма актеры. 3 июль — Луи Дюрей, француз композиторы, җәмәгать эшлеклесе. 8 июль — Роберт Вудворд, АКШ химигы. 13 сентябрь — Рим Сыртланов, башкорт сәхнәсе артисты. 16 октябрь — Юхан Борген, норвеж язучысы, драматург. 3 декабрь — Әхмәтгәрәй Рамазанов, авиация генерал-лейтенанты.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Туфан Миңнуллин, татар драматургыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=86&Itemid=81.
Нобель премиясе лауреатлары
Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Шелдон Глэшоу, Абдус Сәлам, Стивен Вайнберг. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Һерберт Браун, Георг Виттиг. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Аллан Кормак, Годфри Хаунсфилд. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Теодор Шульц, Уильям Льюис. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Одисеас Элитис. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Тереза Ана — «бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итүдә эшчәнлеге өчен».
Чыганаклар
Шулай ук карагыз
Төркем:Еллар