Вакыйгалар 20 июль — Төркия үз гаскәрләрен Кипр утравына кертә. 30 июль — Француз теле Квебекның бердәнбер рәсми теле булып игълан ителә. 12 август — Төркия Кипрга төрек автоном округларын ясау таләбе белән чыга. 28 август — ССРБ Югары Советы колхозчыларга паспорт бирү карарын чыгара. 31 август — Греция НАТО-дан чыгу турында карар итә. 12 сентябрь — Эфиопия императоры Хайле Селассие I тәхеттән бәреп төшерелә. 23 октябрь — Венада XXII Олимпия уеннары Мәскәүдә узачак дигән карар чыгарыла.
Туулар
20 гыйнвар — Шамил Аляутдинов, Мәскәү Мемориаль мәчетендә имам-хатыйб, күпсанлы китаплар авторы. 27 гыйнвар — Равил Сабыр, язучы, драматург, журналист. 28 гыйнвар — Әнвәр Нургалиев, татар эстрада җырчысы (Уфа). 1 май — Мөршидә Кыямова, журналист. 22 май — Айрат Фазылҗанов, сәнгать остасы. 30 май — Эдуард Латыйпов, театр актеры, ТР атказанган артисты (2018). 2 июнь — Гата Камский (Гатаулла Сабиров), АКШ шахматисты. 19 июнь — Азамат Гафаров, артист, җырчы. 19 август — Сергей Рыжиков, РФ космонавты. 22 август — Айгөл Бариева, татар җырчысы. 2 октябрь — Лилиан Наврозашвили, актриса. 11 ноябрь — Леонардо ДиКаприо, АКШ актеры. 21 декабрь — Фатыйх Котлы, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ләйләгөл Гыймадиева, шагыйрә, татар әдәбияты галимәсе.
Вафатлар
6 апрель — Сәхибҗамал Гыйзәтуллина, беренче татар актрисасы. 10 май — Сәлах Хөсни, 1940—1965 елларда Казан курчак театрының баш режиссеры. 13 май — Хаҗиәхмәт Галимов (Хаҗи Бохарский, 75), театр һәм кино актеры, режиссер (Уфа). 3 июнь — Рәшит Нәҗметдинов, шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, ССРБ-ның атказанган тренеры. 22 июнь — Дариюс Мийо (Darius Milhaud), француз композиторы, дирижёр. 18 август — Гариф Гомәр, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы. 18 декабрь — Мотыйк Әхмәдуллин, Советлар Берлеге Каһарманы, сапёр.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Мирсәй Әмир, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=82&Itemid=81. Нил Юзиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче.
Чыганаклар
Төркем:1974 ел Төркем:Еллар