Казанны камау һәм яулап алу — Иван IV Явызның 1552 елның июнь-октябрь айларында Русия дәүләте территориясен киңәйтү өчен яулап алу йөрешләренең берсе, ул Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәвенә чик куйган.

Күп тапкыр үзара сугышлардан соң, 1487 елда Иван III гаскәрләре Казанны яулап алуга ирешә. Урыслар шартларында төзелгән солых килешүе Мәскәү патшалыгының Казан ханлыгы эшләренә даими тыкшынып торуга сәбәп була. 1547 елда Мәскәү тәхетенә утырган Явыз Иван өчен бу срогы чыккан документ яулап алуларына сылтау булып тора.

1552 елгы йөреш 1469, 1487, 1521, 1524, 1530, 1547 һәм 1550 елларда рус гаскәрләренең йөрешләренең дәвамы булып тора, һәм, алга таба Әстерхан ханлыгын басып алу өчен алшартлар тудыра, Түбән Идел буена юл ача.

Казан яхшы ныгытылган шәһәр була, аны штурмлау баскыннарга зур югалтулар китерә ала. Һөҗүм итүче рус гаскәре ике буе камау корылмалары төзи, хәрәкәтчән каланчалар урнаштыра, Казан кирмәне дивары астына җир асты юллары казый.

1552 елда Казанны алу өчен соңгы штурм аеруча канлы булып чыга, ул ныклап планлаштырылган һәм аны тормышка ашыру өчен баскыннар армиясе шушы чорның соңгы хәрби-инженерлык казанышларын кулланган.

Казан тирәсендәге 50 чакрымда баскыннар бер генә татар авылын да калдырмый, аларда яшәүчеләрнең мал-туары тартып алына, иген басулары яндырыла.Елга уртасындагы һәйкәл. Әгъзам Фәйзрахманов, 6 июнь 2019

Алшартлар

таркалуга, аның төбәкләре аерым дәүләтләр буларак яши башлый. (Рус Олысы) ясак акчаларны Олы Урда башкаласы Сарай-Бәркәгә җибәрүдән 1472 елда ук туктаса да,1480 елда вакытында Әхмәт хан русларга җибәргән хатлашуда Алексин буендагы алдыннан бирле ясак түләнмәвен белдерә шул чорда көчлерәк булган Казан ханлыгына 1484 елга кадәр туктаусыз, соңыннан да эзлекле килеш дәвам итә. Шул ук арада үзенең ныгып китүе белән, күршесе белән тыныч тигез мөнәсәбәтләр һәм Идел буйлап киртәсез Ефәк юлына чыгып сәүдә мөмкинлеген оештыруны тели. Килешү юлы белән барып чыкмагач, мәсьәләне буйсындыру аркылы чишәргә карар кылына.

Казанны алу Мәскәү кенәзлегенең әкренләп ныгуының нәтиҗәсе булып чыга. Бу вакыйга алдыннан ялган идеологик хәзерлек бара, ул берничә фикерне үз эченә ала: «борынгы рус җирләре», «Казан — рус кенәзләре вотчинасы», һ.б. Әлеге фикерләр «Мәскәү — өченче Рим» сәяси доктринасы тирәли тупланалар.

Казан ханлыгы белән көрәш 1460-нчы елларда ук башлана, ләкин уңышлы бармый. Ике як та үз максатларына бара. XX гасырның рус телле әдәбиятында Казан ханлыгын яулап алу ихтыяҗы Госман империясеннән саклану белән аңлатыла.

Сәбәпләр Чордагы рус чыганаклары яулап алуны әлеге сәбәпләр белән аңлаталар:

Урыс патшаларының туймас нәфесләре. Аларны Казан ханлыгының байлыгы кызыктыра. Иван Пересвет патшаны Казанны яуларга болай өнди: «булдыклы сугышчыларны Казан олысларына җибәрегез, аларны яндырырга да, кешеләрен кулга алырга кушыгыз», һәм теләген болай аңлата: «Ишеттем мин ул җир турында, Казан патшалыгы хакында, анда булган күп хәрбиләрдән, аның турында ниләр сөйләүләрен, тиңлиләр аны оҗмах җиренә» «андый уңдырышлы җир дуслыкта да уңай булды булуын, шулай булмаса түзеп тә булмас иде». Нәфес мотивларын замандашлар, Курбский да, «Казан тарихының» аноним авторы да билгеләп үтә..Алар Казан ханлыгының Мәскәү үлчәмнәре буенча күрелмәгән байлыгына игътибар итәләр Абруйлы булмаган чыганак, «Казан елъязмачысы», Казанны алуны «тарихи гаделлекне» кайтару белән аклый, чөнки ул, аның фикеренчә, элек рус патшаларыныкы булган.. Ханлыкны юк итүне урыс илен көнчыгыш яктан ныгыту буларак аңлату. Казанны алырга өндәгән Максим Грек 1521 елда Василий IIIгә болай дип яза: «Казанда килеш, без башка дошманнар белән җиңел көрәшәчәкбез, аннан явыз күренәчәкбез». Бу фикерне хәзерге урыс тарихчылары да алга сөрә. Чынлыкта, Казан ханлыгы белән сугышка урыс патшасын икътисади сәбәпләр этәрә. Беренче чиратта, Идел юлының буеннан-буена тоткарлыксыз сәүдә итү мөмкинлеге.

Әзерлек 1524нче елда руслар тарафыннан Васильсурск ныгытмасы төзелә. Василий III әмере белән Темников — Иделнең уң ярындагы рус хакимиятенең нигезе ныгытыла. 1547—1552нче елларда Явыз Иван Казанга яулар җибәрә. Әлеге чаралар кыйммәткә төшә, чөнки рус форпостлары (Түбән Новгород һәм Арзамас) төп рус көчләре тупланган җирләрдән ерак урнаша.

Зөя шәһәрчеген төзү Патша хакимияте Казан тирәсендә урнашкан базага зур ихтыяҗ кичерә. Рус хәрби инженеры көчләре белән 1551 нче елда бары тик 28 көн эчендә камап алынган Казан астында агач төзелә. Ул рус гаскәрләре тарафыннан Казанны алу өчен төп таяну пунктына әйләнә. Алга таба Иван Выродков шәһәрне камау операцияләрен җитәкли, бер төн эчендә 13 метрлы төзи.

«Тау ягын» кушу

Сафа-Гәрәй, тәхеткә кайтуы белән, рус яклы аксөякләрдән чистартуны башлый. Нәтиҗәдә 1546 елның сентябрендә Мәскәү ягына 4 Казан кенәзе һәм башка 76 Казан кешесе күчә.. Шул ук елның 6нчы декабрендә чуашлар һәм тау чирмешләре кенәзе Тугай ике иптәше белән Явыз Иванга тугрылыкка вәгъдә бирәләр һәм яу җибәрергә сорыйлар. Моның нәтиҗәсендә рус хәрби җитәкчеләре Зөя тамагына баралар һәм «йөз чирмеш кешесен» әсирлеккә алалар..

Зөя шәһәрчеген төзүдән соң Тау ягында руслар даими кешеләргә әвереләләр. Казанның бу җирләрне сакларга сәләтсез булуы аңлашыла. «Ә тау халкы, насара патшасы шәһәре алар җирендә булуын күреп, патша һәм воеводалар янына килеп, алар алдында баш ияләр, патша аларны хупласын өчен, ачуын җибәрсен өчен, ә аларга Зөя шәһәре янында булырга әмер бирсен дә, сугышырга әмер бирмәсен өчен».

Елъязмаларга караганда, делегация барлык Тау Ягы исеменнән, аның кенәзләре, морзалары, сотниклары, десятниклары, чуашлар, чирмешләр һәм казаклар исеменнән баш ия.. Илчеләргә зур бүләкләр бирелә, аларны җылы кабул итәләр. Ант бирүчеләргә бүләкләр рус гаскәрләренекенә караганда да зуррак була. Ант итүчеләргә һөҗүмнәрне туктату,, өч елга салымнардан азат итү, киләчәктә «иске патшаларга» (Казан ханнарына) түләнгән кадәр салымнарны калдыру вәгъдә ителә. Бердәнбер шарт аларның барлык рус әсирләрен азат итүләре була. Тугрылыкларын тикшерү өчен «тау кешеләрен» июль аенда Казанга яу белән җибәрәләр, алар аннан ядрәләр уты астында качарга мәҗбүр булалар.. Соңрак аларны Беренче чирмеш явына болын мариларына каршы сугышырга җибәрәләр.

1551 елның җәендәге Явыз Иван һәм Казан Җире (чуаш һәм мари вәкилләре дә катнашкан оешма) арасынлагы килешүләр вакытында патша Тау ягын кайтарудан баш тарта, моны «алар баш игәнче кылыч белән алдым» дип аңлата. 1552 елның мартында Мәскәү белән Казан арасындагы яңа хәрби гамәлләргә әзерлек башлана. Апрель башында Зөя воеводалары «…тау кешеләре дулкынлана, күпләре китәләр, дөреслекне аз санга сугалар, тыңлаусызлык аларда галәмәт…» дип язалар. Зөя воеводаларының киләсе «грамотасында» (хатында) алар инде «…барысын үзгәрттеләр тау кешеләре, тоташтылар Казан белән һәм килделәр Зөя шәһәренә…» диләр.

Солых һәм Казан ханлыгының Россия составына ирекле рәвештә керүе проекты Тау ягын яулап алу һәм ханлыкның авыр хәрби халәте аның эчендәге үзара низагка китерә. Июнь ахыры яки июль башында казанлылар ханны бәреп төшерәләр һәм солых үтенәләр. Алар барлык әсирләрне азат итүне, Кырым аксөякләренең туганнарын һәм яшь ханзадә Үтәмешне рус әсирлегенә бирүне, хан итеп Шаһгалине куюны тәкъдим итәләр. Явыз Иван моңа Тау ягын Россиягә кушу таләбен өсти, чөнки аның халкын «алар баш игәнче кылыч белән ала». «Бөтен казан Җире» шурасында соңгы пункт килешмәү һәм бәхәсләр китереп чыгара, ләкин 14нче августта корылтай солыхны патша шартларында урнаштыруны хуплый. Казаннан, Казан һәм Тау ягыннан, елъязмага караганда, 60 мең әсир азат ителә.

1551нче елның көзендә Мәскәүгә Тау ягын кайтару яки күмәк идарә итүгә ирешергә теләүче Казан илчелеге килә. Шулай ук алар Явыз Иваннан солых килешүен үтәүне таләп итәләр. Патша тау ягын кайтарудан баш тарта, ә килешүнең үз ягын барлык насара әсирләр азат ителмичә үтәүдән баш тарта (ул әле барысы да азат ителмәгән, дип исәпли). Нәтиҗәдә илчеләрең үзләрен әсирлеккә алалар.

«Казан патшасы» Шаһгалинең хәле тотрыксыз була. Казанлылар тарафыннан берничә тапкыр куылганнан соң, ул дошманнарына карата берничә тапкыр көч кулланып, урынын ныгытырга тели, ләкин бу булышмый. Ел азагында Шаһгали Явыз Иваннан Казаннан качарга рөхсәт сорый,, ләкин максатына ирешми һәм хөкемнәр дәвам итә. 1552нче елның гыйнварында казанлыларның яңа илчелеге Явыз Иваннан шәһәрдә хан урынына патша воеводасын куярга сорый, ләкин җавап алмый.

Мартта Шаһгали Казаннан китә, ханлык халкы воеводаны кабул итә. Ләкин соңгы мизгелдә, әзерләнеп килүче һөҗүм турындагы имеш-мимешләргә ышанып (Никон елъязмасы һөҗүм әзерләнмәгән дип хәбәр итә), казанлылар капкаларны ябып куялар. Җавап итеп руслар воеводаны кабул итәргә тәкъдим иткән һәм шәһәрдә бикләнергә теләмичә аның ягында калган аксөяк казанлыларны әсирлеккә алалар.. Чагыштырмача тыныч кушылу проекты җимерелә, Казанга яңа яу әзерләнә башлый. Казанлылар тәхеткә нугай шахзадәсе Ядегәр-Мөхәммәдне чакыралар. Ул зур булмаган отряды белән блокада эчендә калган Казанга бәреп керә..

Рус гаскәрләре чыгышы

Элекке камаулардан аермалы буларак, алдагы камауга рус гаскәрләре эзлекле рәвештә, хәтта шәһәр диварлары астында кышларга җыенып хәзерләнәләр. Гаскәрләр сугышка яздан әзерләнәләр, ә Александр Горбатый җитәкчелегендәге алдынгы отрядлар Зөя утравында урнашалар. 1552нче елның 16 июнендә зур караулардан соң патша гаскәрләре Мәскәүдән Коломнага чыгалар. Рус гаскәрләренә алга барырга комачаулау максаты белән, янычарлар һәм артиллерия белән җиһазланган кырым отрядлары, көтмәгәндә Тула астындагы рус биләмәләренә һөҗүм итәләр. Аларның атакасы кире чагылдырыла, тиздән кырымлыларның арьергардлары руслар тарафыннан Шиворонь елгасында юкка чыгарыла. Кырымлыларның уңышсызлыгы беренче чиратта Дәүләт Гәрәй хан рус гаскәрләре инде Казан астында дип уйлаганнан килеп чыга. Ул зур гаскәр белән очрашырга әзер булмый. Руслар Казанга берничә отряд белән баралар. Патша үзе эре гаскәр башында Коломнадан Владимирга чыга. Владимирдан гаскәр Муром шәһәренә килә, анда аның белән Шаһгали җитәкчелегендәге Касыймнан чыккан татар отрядлары кушыла. Шаһгали белән килгән татар гаскәрләре саны, башка чыганакларда расланмаган «Казан тарихы» китабы авторы сүзләренчә, якынча 30 мең кеше тәшкил итә. Алар арасында 2 Әстерхан ханлыгы ханзадәсе дә була.

Рус гаскәрләре Зөягә кадәрге юлны биш атнада узалар. Күп сугышчылар чиста су җитмәүдән һәм гадәттән тыш эсселектән вафат булалар. Зөядә патша гаскәрләре, башка отрядларны көтеп, бер атна уздыралар. Патшадан алда Зөягә «көймәле» чирү килә, ул көймәләрдә Идел буйлап хәрәкәт итә.

Казан астында сугыш

15нче августта рус гаскәрләре патша әмере белән моның өчен махсус әзерләнгән сугыш судноларында Идел аша болын ягына чыгалар. Рус гаскәрләренең хәрәкәте турында ишеткән Казан ханы Ядегәр Мөхәммәд патша гаскәрләренә 10 мең Казан сугышчысын җитәкләп, каршы чыга. Ертауль һәм алдан баручы полк канкойгыч көрәштә аларны тар-мар итәләр. Моның аркасында рус гаскәрләре атна дәвамында Иделнең икенче ярына тоткарлыксыз чыгып йөри алалар.

16нче августта Явыз Иван ягына хезмәт итүгә җиде казак белән Казан морзасы Камай Хөсәенов күчә. Ул татар гаскәренең торышы турында мәгълүмат бирә.

17нче августта патша Идел аша чыгып, үз гаскәрен җитәкләп Арча кырында урнаша. Анда ул булачак камауны оештыру өчен гаскәрләрен бүлүне башкара.

Рус гаскәрләренең саны һәм составы Камауда бик зур сандагы гаскәрләр һәм кораллар катнаша. Казан тарихы мәгълүматына караганда, рус гаскәрләре 150 мең кешедән торган һәм камап алынучыларга (60 мең кеше) караганда өстенлеккә ия булган. Рус дәүләтенең мобилизацион сәләтләре шундый күпсанлы гаскәрне чыгарырга ирек бирми, ә Казан шундый сандагы каршы торучы гаскәрне сыйдыра алмый. Зур булмаган урында күпсанлы тыныч халык та була. Чынлыкта ике яктан да камау катнашучылары күп тапкырга азрак була ала.