Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы - Татарстанның атказанган артисты (2013).

Тәрҗемәи хәле Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы 1972 елның 1 декабрендә ТАССРның Лаеш районы Имәнкискә авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. Студент елларында ук Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә уйный. Университетны тәмамлагач та, Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы тормышчан образлар иҗат итә.

Рольләре

Исфан — «Җанкисәккәем» Сәет — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Әмир — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Федерико — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Хәбибрахман — «Беренче театр» (Г.Камал); Фирдәвес — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Әмәкәй — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Гыйлем — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Байтирәк — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Шамраев — «Акчарлак», Кулыгин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б. Бәдри - «Галиябану» (М.Фәйзи,), Шаталов (З.Хәким, «Телсез күке») һ.б.

Гаиләсе Минвәли белән Гүзәл, дүрт елга якын егет белән кыз булып йөргәннән соң, 1994 елның гыйнвар аенда өйләнешәләр. Гүзәлнең мәктәпне тәмамлап университетның көнчыгыш телләр факультетының I курсында укып йөргән мәле, ә Минвәли мәдәният институтының соңгы курсында. Гүзәл Габдуллина мәдәният министрлыгында хезмәт куя.

Габдуллиннар үзләре кебек иҗатка, сәнгатькә гашыйк ул белән кыз үстергән. Кызлары Рәйхан (Борһанова) Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлаган, «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты. Кияве Алмаз Борһанов.Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Минвәли Габдуллин юбилее: «Бу егетнең күңеле нечкә икән», дидем». Интертат, 27.05.2023

Уллары Ирхан Камал театры сәхнәсендә спектакльләрдә уйный, фортепиано классы буенча музыка мәктәбендә белем алган. Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. 2026 елда Яна белән никах укытканКамал театры артисты Ирхан Габдуллин сөйгәне белән никах укыткан. Интертат, 31.07.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 ― Татарстанның атказанган артисты 2023 ― Татарстан Рәисенең Рәхмәте Искәрмәләр

Чыганаклар "КИЛМЕШӘК" КАТТЫМЫ? Татарстан яшьләре. 13.11.2017 ел. КАМАЛ ТЕАТРЫНДА "КИЛМЕШӘК". "Сәхнә" журналы. 09.11.2017 ел. "МӘҢГЕЛЕК МӘХӘББӘТ". "Сәхнә" журналы. 17.05.2017 ел. " БАРМЫ РИШВӘТТӘН ДӘВА?". "Сәхнә" журналы. 09.12.2016 ел. "ҖӘМГЫЯТЬКӘ УСАЛ ПАРОДИЯ". Мәдәни җомга. 10.11.2016 ел.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары