Фаил Зыязов, Фаил Әбүләис (ӘбләесЗыязов Фаил Әбләес улы /Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 414нче бит) улы Зыязов (1938 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чишмә) — рәссам, 1992 елдан ТР Милли музее баш рәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле Фаил Әбүләис улы Зыязов 1938 елның 15 октябрендә Чишмә авылында туа. Казанның 2 нче техник училищесында укып чыгып, Әлмәт шәһәрендә электромонтер булып эшли. Шуннан армиягә алына. Хәрби хезмәтен аңа башта ― Севастопольда, соңыннан Кубаның Гавана шәһәрендә үтәргә туры килә.
Армиядән кайткач, Казанның «Органик синтез» берләшмәсендә эшли. Аннары Казан театр училищесының бутафория бүлегендә укып чыга (1968). 1969 елдан үзен рәссам-бизәүче һөнәренә багышлый. 1975 елда Чуаш дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетын тәмамлый.
Яшьтән сәнгатьне нечкә тоемлаучы рәссам, бар күңел җылысын салып, туган як күренешләрен чагылдырган пейзажлар, натюрмортлар, халкыбыз тормышына, тарихына кагылышлы картиналар иҗат итә.
Фаил Зыязов 1992 елдан ТР Милли музеенда баш рәссам вазыйфаларын башкара. Анда төрле экспозицияләр, күргәзмәләр оештыруда турыдан-туры катнаша.Төрле яңа музей проектларын эшли. Мәсәлән, Минзәләдәге М. Җәлил музее, Тукай районындагы И. Шакиров музее аның проектлары нигезендә оеша.
Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең әтисенең Әнәктәге музей-йортын ачуга да Фаил Зыязовның зур хезмәт өлеше кергән.
Даими рәвештә музей коллекцияләре белән эш иткән рәссамның үз әсәрләре дә музей экспонатлары кабат җанлана, аның чын тормышны тасвирлаган картиналарында талантлы рәссам почеркы гына түгел, киң карашлы тарихчы мөнәсәбәтен дә тоясың.
Фаил Зыязов ― 2001 елдан һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Хезмәт ветараны. Хәзер ялда. Искәрмәләр
Әдәбият Зыязов Фаил Әбләес улы /Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 414нче бит. Сылтамалар
Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләреТөркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучыларТөркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучыларТөркем:Татар рәссамнарыТөркем:Россия рәссамнарыТөркем:Татарстан рәссамнарыТөркем:Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре