Капкалы — татар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.
Уйнау тәртибе Уйнаучылар күпме күбрәк булса, уен шулкадәр кызыклырак һәм җанлырак булачак. Мисал өчен, 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала. Уен шулай итеп озак вакыт дәвам итәргә мөмкин.
Әлеге уен балалар өчен дә, яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм бүгенге көндә дә яратып уйнала.
Чыганаклар
Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият
Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Тышкы сылтамалар
Татар теле укытучысы Абишева Алена. Татар халык уеннары.