Сөмбел Нурислам кызы Таишева (18 июнь 1975 ел, СССР, ТАССР, Казан) - "Мәгариф" журналының баш мөхәррире, Россия һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Биографиясе Таишева Сөмбел Нурислам кызы 1975 елның 18 июнендә Казанда туган. 1997 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1995-1997 елларда - Татарстан Республикасы тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгының киңәшчеләр төркеме белгече.

1997-1999 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы кыйммәтле кәгазьләр һәм фонд базары буенча комиссиянең депозитар эшчәнлеге һәм коллектив инвесторлар эшчәнлеге буенча баш белгече.

1999 елдан 2003 елга кадәр - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе; Татарстан Республикасы Премьер-министры матбугат секретаре.

2006 елдан 2011 елга кадәр - Казан Идел буе федераль университетында теория һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары кафедрасында укытучы. 2010 елда Казан Идел буе федераль университетында "Төбәк массмедиа киңлегенең институциональ структурасы (Татарстан Республикасы мисалында): типологик модельләр, үсеш тенденцияләре" дигән темага диссертация яклый.

2003-2012 елларда - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары; 3 класслы РФ Дәүләт киңәшчесе.

2011 елдан 2012 елга кадәр - Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) җитәкчесенең мәгълүмат сәясәте буенча киңәшчесе.

2012-2016 елның декабреннән - « ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары. 2016―2024 елларда «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире. 2024 елдан ― МәскәүдәРузилә Мөхәммәтова. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына яңа баш мөхәррир тәкъдим иттеләр. Татар-информ, 28.06.2024.

Казанышлары һәм бүләкләре Социология фәннәре кандидаты, 2010 ел Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Искәрмәләр

Чыганаклар Сетевое издание Идел-Идель - Таишева Сюмбель Сетевое издание Идел-Идель - Главным редактором журнала «Магариф» назначена Сюмбель Таишева Казанский государственный институт культуры - Таишева Сюмбель Нурисламовна Сюмбель ТАИШЕВА. Национальные интересы должны быть априори выше личных Как получить грант для бесплатной учёбы во Франции? Диляра Габдрахманова: «После коронавирусной эпидемии у многих детей ухудшилось зрение» Родина капитанов Исландия: где солнце не заходит, а закон охраняет мох

Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:Мәгариф журналистлары