Гөлүсә Гайнетдинова ― актриса. Тәрҗемәи хәле 1952 елның 3 июнендә Әлмәт районы Габдрахман авылында туган. 1976 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1978—1987 елларда — Әлмәт театрында, 1990―2023 елларда Чаллы дәүләт татар драма театрында эшлиРузилә Мөхәммәтова. Чаллы татар дәүләт театрының өлкән яшьтәге өч артисты эштән китә. Татар-информ, 17.08.2023. 1994 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. 1995 елда Татарстан Республикасының Атказанган артисты исеме бирелә. 2007 елда Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.

Сәхнәдә башкарган рольләре Сара – «Язлар моңы», Ә. Гаффар. Шәмсия – «Кодача», З. Исмәгыйлев. Ташбикә – «Дон Жуан Балчыклыда», М. Гыйләҗев. Фәрхи – «Сүнгән йолдызлар», К. Тинчурин. Ана – «Яр», Б. Сәлахов. Дәүҗиһан – «Нурислам нигезе», Р. Батулла. Мәрьям – «Бер курешү – үзе бер гомер», Ф. Яруллин. Разыя – «Американ», К. Тинчурин. Фатима – «Сөясеңме, сөймисеңме?», Ф. Бүләков. Дая – «Йосыф» К. Гали. Мадам – «Кәләпүшче кыз», Г. Исхаки. Нәгыймә – «Банкрот», Г. Камал. Люция – «Сигезле биюе», Р. Сабыр. Миңнури – «Абау, мәхәббәтсез!», И. Юзеев. Галимәбану – «Галиябану», М. Фәйзи Мәүлия – «Без бит авыл малае!», Т. Миңнуллин. Даһирә – «Минем кайнанам», Г. Хугаев Фильмография эпизодик роль ― «Мулла» (2018, Татаркино, Россия)."Мулла"

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гөлүсә Гайнетдинова . Чаллы дәүләт татар драма театры сайты. Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова: «Камал театры дип бик озак чирләдем». Гөлназ Хәбибуллина, Интертат, 19 Март 2021

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар