Алсу Хәбетдинова - актриса. 1973 елның 16 мартында Кукмара районы Березняк авылында туган. Казан театр училищесын тәмамлаган. Татарстан Республикасының атказанган артисты. Сәхнәдә башкарган рольләре Алсу – «Гашыйклар тавы», И. Юзиев. Кәбирә – «Һинд кызы», Г. Каюмов. Студент кыз – «Американ», К. Тинчурин. Люция – «Язлар моңы», Ә. Гаффар. Галия – «Дуслар җыелган җирдә», Т. Миңнуллин. Фатима – «Сүнгән йолдызлар», К. Тинчурин. Агафья Тихоновна – «Өйләнү», Н. Гоголь. Самира – «Булмас димә!», Т. Әл-Хәким. Йолдыз – «Ике хатынлы таксист», Р. Куни. Мәрьям – «Сигезле биюе», Р. Сабыр. Гөлжихан – «Кияү абый», Х. Ибраһимов, Р. Сәгъди Искәрмәләр
Сылтамалар
Алсу Хәбетдинова . Чаллы дәүләт татар драма театры сайты. Якташыбыз Алсу Хәбетдинова: Тиздән туган як тамашачыларым белән дә очрашачакмын. "Хезмәт даны" газетасы, 20 февраль 2019
Моны да карагыз
Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар