Сафиуллин Марс Галим улы (12 март 1952 ел — 16 сентябрь 2019 ел) — биюче, югары һәм махсус урта мәктәп укытучысы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).
Биографиясе Марс Галим улы Сафиуллин 1952 елның 12 мартында Башкорт АССР-ының Бишбүләк районы Кынгыр-Мәнәвез авылында туган.
1970 елда Стәрлетамак каласындагы Республика мәдәни-агарту училищесын (педагоглары К. С. Цыганков, В. А. Цыпля) тәмамлагач, Бишбүләк авылындагы район мәдәният йортына методист булып эшкә килә.
Бишбүләктә эшләү дәверендә Уфада сәнгатьле үзешчән конкурсларында катнаша. 1973 елда аны Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбленә эшкә чакыралар.
1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының бию репетиторы, 1995 елдан 1998 елга кадәр — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә балет солисты булып эшли.
Педагогик эшчәнлек алып бара: 1991-1995 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында, әлеге вакытта Уфа сәнгать училищесында, хореография училищесында һәм шулай ук Уфа сәнгать институтында укыта.
Марс Галим улы Сафиуллин 2019 елның 16 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат булаУшел из жизни народный артист Башкортостана Марс Сафиуллин. ИА «Башинформ», 16 сентября 2019 года.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкорт АССР-ның халык артисты (1989) Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1983)
Искәрмәләр
Әдәбият
Сафиуллин М. «Я влюблен в красоту»: Беседа с народным артистым РБ М. Сафиуллин / Веда беседу Э. Мирсаяпова. // Светлый путь. — 1998. — 23 дек. — С. 4. Танцуй, Марс!: (О М. Сафиуллин) // Сулейманов А. Вместе краси этот мир. — Белебей, 2002. — С. 92-96.
Сылтамалар
Сафиуллин Марс Ғәлим улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Бишбүләк районының мактаулы кешеләре: Сафиуллин Марс Галим улы Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2019 елда вафатлар Төркем:16 сентябрь көнне вафатлар Төркем:Бишбүләк районында туганнар Төркем:1952 елда туганнар Төркем:12 март көнне туганнар Төркем:Татар артистлары