Илсөя Хамат кызы Мезикова (1956 елның 3 гыйнвары, Зәй, Зәй районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасыМезикова Ильсоя Хаматовна / Интернет-газета «Реальное время».

Тормыш юлы Илсөя Мезикова 1956 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй шәһәрендә туа. 1979 елда «Тарих һәм инглиз теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Өч ел дәвамында, 1995 елдан 1998 елга кадәр Илсөя Мезикова Икътисад, идарә һәм хокук институтының директор урынбасары булып эшли, соңрак аны Түбән Кама һәм Түбән Кама районы администрациясе башлыгының социаль эш буенча урынбасары вазыйфасына чакыралар. 2009 елдан Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры, социаль-сәяси дисциплиналар кафедрасы доцентыМезикова Ильсия Хаматовна / Казанский инновационный университет имени В.Г.Тимирясова.

2009—2014 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы була. 2014 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V нче чакырылыш депутаты итеп сайлана. Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты әгъзасы була, «Татарстан-Новый век — Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеменә керә.

Бүләкләр

2002 — Татарстан Республикасы Мактау Грамотасы; 2003 — Хезмәт ветераны; 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2003 —«Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» Россия Федерациясе күкрәк билгесе; 2006 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты; 2011 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Илсөя Хамат кызы Мезикова

Төркем:Зәй районында туганнар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр